Пенсионерлар арасында бильярд турниры ️ 7 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яшьлек" спорт саренда бильярд турниры узды. Чарада тәҗрибәле уенчылар да, бу кызыклы спорт төрендә көчләрен сынап карарга теләүчеләр дә шактый булды. Әлеге чара өлкәннәребез өчен бильярд осталыкларын күрсәтү өчен генә түгел, ә аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек тә булды. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 1 урында - Расил Закиров - Ветераннар советының күчмә кубогы иясе; 2 урында - Таһир Шәйхразиев; 3 урында - Фәим Кашапов. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да ныклы сәламәтлек, чиксез энергия һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. Фотолар һәм мәгълүмат - "Яшьлек" спорт комплексыннан. #Мөслим_спорты Пенсионерлар арасында бильярд турниры ️ 7 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яшьлек" спорт саренда бильярд турниры узды. Чарада тәҗрибәле уенчылар да, бу кызыклы спорт төрендә көчләрен сынап карарга теләүчеләр дә шактый булды. Әлеге чара өлкәннәребез өчен бильярд осталыкларын күрсәтү өчен генә түгел, ә аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек тә булды. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 1 урында - Расил Закиров - Ветераннар советының күчмә кубогы иясе; 2 урында - Таһир Шәйхразиев; 3 урында - Фәим Кашапов. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да ныклы сәламәтлек, чиксез энергия һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. Фотолар һәм мәгълүмат - "Яшьлек" спорт комплексыннан. #Мөслим_спорты