Мөслим укучылары — «Парклар маршы — 2026» бәйгесе призёрлары! «Парклар маршы — 2026» халыкара акциясе кысаларында узган «Без дөньяны чистартабыз» («Мы чистим мир») республика бәйгесенә йомгак ясалды. Мөслим гимназиясенең 8 «А» сыйныфы укучылары һәм «Экодоблесть» экологик отряды бәйгедә III урынга лаек булды. Катнашучылар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының яңа басмасы белән бүләкләнде. Укучыларны бәйгегә әзерләгән биология укытучысы Ләйсән Бариевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз! Табигатьне саклауга юнәлдерелгән игелекле эшләрегез дәвамлы булсын, ә алда яңа уңышлар көтсен! Фотолар – Мөслим гимназиясеннән. #МаршПарков2026 #Экология #МөслимИнформ #Мөслим_мәгарифе Мөслим укучылары — «Парклар маршы — 2026» бәйгесе призёрлары! «Парклар маршы — 2026» халыкара акциясе кысаларында узган «Без дөньяны чистартабыз» («Мы чистим мир») республика бәйгесенә йомгак ясалды. Мөслим гимназиясенең 8 «А» сыйныфы укучылары һәм «Экодоблесть» экологик отряды бәйгедә III урынга лаек булды. Катнашучылар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының яңа басмасы белән бүләкләнде. Укучыларны бәйгегә әзерләгән биология укытучысы Ләйсән Бариевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз! Табигатьне саклауга юнәлдерелгән игелекле эшләрегез дәвамлы булсын, ә алда яңа уңышлар көтсен! Фотолар – Мөслим гимназиясеннән. #МаршПарков2026 #Экология #МөслимИнформ #Мөслим_мәгарифе