Мөслим районыннан бер пар Казанда гаилә корды 6 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур бәйрәм узды. Татарстанның һәр районыннан бер пар – барлыгы 45 пар бер көнне гаилә корып, язмышларын бергә бәйләде. Төрле язмышлар, төрле тарихлар... Әмма барысын да бер сүз берләштерде – «Әйе!» Бу тантанада Мөслим районын Алмаз Вагыйзов һәм Айсылу Хәсәнова тәкъдим итте. Мөслим районы ЗАГС бүлеге коллективы Алмаз белән Айсылуны, шулай ук гаилә тормышына аяк баскан барлык 45 парны чын күңелдән котлый! Яшь гаиләләргә тигез мәхәббәт, аңлашу, иминлек һәм бәхетле көннәр телибез. Тормыштагы сынаулар сезне тагын да ныграк берләштерсен, ә гаилә учагыгыз һәрчак җылы булсын! Фото – Мөслим районының ГХАТ бүлегеннән.