← К ленте

Мөслим-информ / Муслюмово

@muslumircРегионы и города

1.4К подписчиковПостов за неделю: 76

http://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган актуаль яңалыклар.

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера

Баек авылында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова һәм Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова туып-үскән йортка элмә такта куелды Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, шагыйрәнең туганнары һәм дуслары, республикабызның танылган язучылары, шагыйрьләре катнашты. Район башлыгы Шәмсия ханымга туган җирен дөньяга танытуда куйган хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде, райондашларының аның белән горурлануын белдерде. ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города23 сентября 2026

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы старт алды! "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары Мөслим лицее һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырды. Очрашу гадәти дәрескә генә охшамаган иде: укучылар юл билгеләрен искә төшерделәр, төрле юл ситуацияләрен бергәләп анализладылар, бәхәсле очракларда дөрес карар кабул итәргә өйрәнделәр. Ә сораулар туган вакытта “Юл хәрәкәте иминлеге”...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

#тәмлетамак Баклажанны юып чистартканнан соң, 5 миллиметр калынлыктагы юка телемнәргә кисегез. Ачысы чыксын өчен тоз сибеп 15-20 минутка калдырыгыз. Бүленеп чыккан сутын агызыгыз һәм берничә минут кайнар суда пешекләгез. Сөзеп, киптергечкә урнаштырыгыз. Эче йомшак булып, тышкы ягы кипкәнче тотыгыз. 50 градуска кадәр җылытылган газ яки электр мичендә дә киптерергә була. Анда ул өч сәгатьтә әзер була. Тоз, үзегез яраткан тәмләткечләр, сарымсак кушылган көнбагыш мае белән аралаштырып, бик тыгызламы...

  • 1
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

Бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне! 22 сентябрьдә дөньяның төрле почмакларында кешеләр бер көнгә автомобильләрен калдырып, җәяү йөрергә, велосипедта яки җәмәгать транспортында хәрәкәт итәргә тырыша. Бу көн — табигатькә дә, үзебезгә дә игътибар бирү өчен яхшы сәбәп. Чиста һава, азрак шау-шу, күбрәк хәрәкәт — кайчак сәламәт яшәү рәвешенә бер адым ясау өчен шул да җитә. Ә сез бүген автомобильдән баш тарта алыр идегезме? Комментарийларда фикерегезне языгыз! Фото – ясалма фәһем. #МөслимИнф...

  • 1
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

03:05 сәгатьтә Кояш күк экваторы белән кисешү ноктасында булачак һәм Төньяк күк ярымшарыннан Көньяк ярымшарга күчәчәк Шул вакыттан Төньяк ярымшарда төн озынлыгы көн озынлыгыннан арта барачак, ә көннең кыскаруы 21 декабрьдә булачак кышкы Кояш торгынлыгына кадәр дәвам итәчәк. Көньяк ярымшар өчен бу, киресенчә, астрономик яз башлануын аңлата.

  • 1
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

18-20 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирү узды. Өч көн дәвам иткән сайлаулар оешкан төстә, тыныч һәм бәйрәм рухында узды. – Район буенча сайлауларда 13571 кеше катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 95,1 проценты. Партияләр арасында иң күп тавышны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җыйды. 10944 сайлаучы әлеге партия өчен тавыш биргән. Депутатлыкка кандидатлар арасыннан 35 санлы Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан Марсель Шәйдуллин җиңү яулады. 9470...

  • 2
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

🦺 «Күренеп тор!» акциясе Балалар юлда аеруча сак булырга тиеш. Шуңа күрә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре район урамнарына чыгып, балаларга караңгы вакытта юлда күренүчән булуның мөһимлеге турында искәртте. Балаларга рюкзак һәм киемгә беркетү өчен яктыртучы элементлар — фликерлар тапшырылды. Алар караңгыда автомобиль йөртүчеләргә җәяүлене ерактан күрергә ярдәм итә. Фликер йөртүченең игътибарын җәлеп итеп, баланың юлда иминлеген арттыра. Үзегез дә фликерлар кулланыгыз һәм балаларыгызга алар...

  • 1
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

«Намус» агрофирмасы рапс җыюга кереште. Быел хуҗалыкка барлыгы 906 гектар мәйдандагы рапсны җыеп алырга туры киләчәк. Бүгенге көнгә рапсның уртача уңышы 20 центнер/гектар тәшкил итә. Аграрийларга эшләрендә уңышлар, көннәрнең матур торуын һәм мул уңыш телибез! Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә белем алучы Динә Баһауова (химия укытучысы – Фәридә Мостаева), Олы Чакмак төп мәктәбе укучысы Камилла Габидуллина (химия укытучысы – Гөлия Гарипова), Мөслим гимназиясе укучысы Ислам Бариев (укытучысы – Ләйсән Бариева) һәм Мөслим лицееннан Камил Исламов (укытучысы – Раушания Хафаева) республикакүләм «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында үткәрелгән конкурс сайлап алуын уңышлы узып, грант иясе булдылар! Бу — укучыларның сәләтенә, тырышлыгына һ...

  • 2
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

Мөслим политехник техникумында “Автосессия – 2026” машина йөртү осталыгы конкурсы үткәрелде. 3 нче һәм 4 нче курс студентлары ике төрле сынау үтте: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Классик тизлек маневрлары”. 1 урын – Раил Фазлыев 2 урын – Камил Шакиров 3 урын – Илмир Нургалиев “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында Раил Фазлыев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, “Классик тизйөрешле маневрлар” этабында шулай ук Раил Фазлыев һәм Камил Шакиров иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Барлык катнашучылар...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

Осень — время тепла и заботы о близких! Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких. Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз Диабетический Хит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% араби...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города22 сентября 2026

Бөтенроссия «RoboEMERCOM» робот техникасы фестивале кысаларында «Киләчәк роботы – коткаручы» темасына балалар өчен рәсем конкурсы узды. "Цифрлы иҗат" түгәрәгендә шөгыльләнүче Самат Гизтдинов, конкурста уңышлы чыгыш ясап, икенче урын яулады. Жюри аның эшен югары бәяләде. Самат конкурс билгесе төшерелгән бейсболка, футболка һәм "Алиса" акыллы колонкасы белән бүләкләнде. Саматның остазы — педагог Илүзә Гизтдинова. Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города21 сентября 2026

#сорау_җавап - Туфлиләргә металлдан набойка куярга теләп, мастерга тиешле сумманы түләдем һәм ул миңа квитанция бирде. Ике көннән соң түфлиләремне алгач, аларда набойканың полиуретаннан булуын күрдем. Мин үз хокукларымны ничек яклый алам? - "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законынң 29 маддәсе нигезендә бу очракта Сезнең сайлау хокукы бар: күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлеген бушлай бетерү; хезмәтнең бәясен киметү; җитешсезлекне бетерү буенча булган чыгымнарны тәләтү. Сезгә остаханә х...