Молодежные акции и соревнования в Татарстане

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города9 октября 2026, 12:28

«Әйдә, юл, дус булыйк!»: 8 октябрьдә Мөслим гимназиясендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары агитбригадаларының район бәйгесе узды. Мөслим гимназиясендә «Әйдә, юл, дус булыйк!» исемле юл хәрәкәте яшь инспекторлары агитбригадаларының республика бәйгесендә район этабы үтте. Чара иҗат, дуслык һәм юл иминлеге бәйрәменә әверелде! Быел бәйгедә Мөслим районының мәгариф оешмаларыннан 10 команда катнашты. Һәр агитбригада үзенең сәхнә осталыгын күрсәтеп кенә калмады, тамашачыларга юлда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Чыгышлар кызыклы киңәшләргә бай булды, ә зал белән бергә үткәрелгән уеннар җылы һәм дусларча мохит тудырды. Бәйгенең төп максаты — яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга битараф булмаган караш тәрбияләү. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен генә түгел, тамашачылар белән аралаша һәм игътибарны мөһим мәсьәләләргә юнәлтә белүләрен дә күрсәттеләр. Бәйгедә Мари Бүләр төп мәктәбенең "Зебра" отряды җиңү яулады. Алар җитәкчеләре Константин Шамукаев белән берлектә Әлмәт шәһәрендә узачак зона турында чыгыш ясаячак. Күбәк һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары призлы урыннар яулады. Михайловка урта мәктәбе һәм Баек төп мәктәбе командалары да аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Мондый чаралар шуны күрсәтә: юл иминлеге турында иҗат теле белән сөйләгәндә, безне һәркем ишетә һәм аңлый. «Әйдә, юл, дус булыйк!» гади бәйге генә түгел, ә яшьләрнең җаваплы гражданлык позициясен күрсәтүче чара да! Фотолар - Мөслим гимназиясеннән. #иминлек #Мөслим_мәгарифе «Әйдә, юл, дус булыйк!»: 8 октябрьдә Мөслим гимназиясендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары агитбригадаларының район бәйгесе узды. Мөслим гимназиясендә «Әйдә, юл, дус булыйк!» исемле юл хәрәкәте яшь инспекторлары агитбригадаларының республика бәйгесендә район этабы үтте. Чара иҗат, дуслык һәм юл иминлеге бәйрәменә әверелде! Быел бәйгедә Мөслим районының мәгариф оешмаларыннан 10 команда катнашты. Һәр агитбригада үзенең сәхнә осталыгын күрсәтеп кенә калмады, тамашачыларга юлда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Чыгышлар кызыклы киңәшләргә бай булды, ә зал белән бергә үткәрелгән уеннар җылы һәм дусларча мохит тудырды. Бәйгенең төп максаты — яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга битараф булмаган караш тәрбияләү. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен генә түгел, тамашачылар белән аралаша һәм игътибарны мөһим мәсьәләләргә юнәлтә белүләрен дә күрсәттеләр. Бәйгедә Мари Бүләр төп мәктәбенең "Зебра" отряды җиңү яулады. Алар җитәкчеләре Константин Шамукаев белән берлектә Әлмәт шәһәрендә узачак зона турында чыгыш ясаячак. Күбәк һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары призлы урыннар яулады. Михайловка урта мәктәбе һәм Баек төп мәктәбе командалары да аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Мондый чаралар шуны күрсәтә: юл иминлеге турында иҗат теле белән сөйләгәндә, безне һәркем ишетә һәм аңлый. «Әйдә, юл, дус булыйк!» гади бәйге генә түгел, ә яшьләрнең җаваплы гражданлык позициясен күрсәтүче чара да! Фотолар - Мөслим гимназиясеннән. #иминлек #Мөслим_мәгарифе

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города17 часов назад
Молодежные акции и соревнования в Татарстане

Пенсионерлар арасында бильярд турниры ️ 7 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яшьлек" спорт саренда бильярд турниры узды. Чарада тәҗрибәле уенчылар да, бу кызыклы спорт төрендә көчләрен сынап карарга теләүчеләр дә шактый булды. Әлеге чара өлкәннәребез өчен бильярд осталыкларын күрсәтү өчен генә түгел, ә аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек тә булды. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 1 урында - Расил Закиров - Ветераннар советының күчмә кубогы иясе; 2 урында - Таһир Шәйхразиев; 3 у...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города11 часов назад
Молодежные акции и соревнования в Татарстане

Мөслим укучылары — «Парклар маршы — 2026» бәйгесе призёрлары! «Парклар маршы — 2026» халыкара акциясе кысаларында узган «Без дөньяны чистартабыз» («Мы чистим мир») республика бәйгесенә йомгак ясалды. Мөслим гимназиясенең 8 «А» сыйныфы укучылары һәм «Экодоблесть» экологик отряды бәйгедә III урынга лаек булды. Катнашучылар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының яңа басмасы белән бүләкләнде. Укучыларны бәйге...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города10 часов назад
Молодежные акции и соревнования в Татарстане
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

Мөслим районыннан бер пар Казанда гаилә корды 6 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур бәйрәм узды. Татарстанның һәр районыннан бер пар – барлыгы 45 пар бер көнне гаилә корып, язмышларын бергә бәйләде. Төрле язмышлар, төрле тарихлар... Әмма барысын да бер сүз берләштерде – «Әйе!» Бу тантанада Мөслим районын Алмаз Вагыйзов һәм Айсылу Хәсәнова тәкъдим итте. Мөслим районы ЗАГС бүлеге коллективы Алмаз белән Айсылуны, шулай ук гаилә тормышына аяк баскан барлык 45 парны чын ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города11 часов назад
Молодежные акции и соревнования в Татарстане

Мөслим спортчыларына судья категорияләре бирелде "Яшьлек" спорт мәктәбенең армрестлинг бүлегендә шөгыльләнүче Илзирә Зиннурова, Наира Никогосян, Айзат Әхмәдуллин һәм Раил Хөснетдиновка армспорт буенча III дәрәҗә хөкемдар категориясе бирелде. Барлык спортчылар да спорт мастерлыгына кандидат разрядларына ия. Тантаналы линейка вакытында яшь спортчыларга хөкемдар кенәгәләре тапшырылды. Спортчыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яуларга, спортта һәм судьялык эшчәнлегендә у...