Соңгы өч көндә 17 райондашыбызга “бронхит”, “кискен респиратор вируслы авыру”, “эчәк инфекциясе” диагнозлары куелган. “Көзге чорда ОРВИга каршы торыр өчен дөрес туклану мөһим. Авырмас өчен, җиләкҗимеш, тозлы кәбестә ашарга, нарат, мүк җиләгеннән компот эчәргә кирәк. Йокы да сәламәтлек өчен бик мөһим. Витаминнар кабул итү, эш һәм ял режимын үтәү дә сәламәтлекне тәэмин итүче факторлар булып тора. Иң мөһиме – үзлектән дәваланмагыз! Дәвалануны бары тик табиб кына билгели ала”, – ди район поликлиникасының баш шәфкать туташы Резеда Гыйльфанова. Фото – "Татар-информ". #сәламәтлек
Рост заболеваний дыхательных путей и осложнений после использования электронных сигарет
Похожие посты
- 👍 4