❄️ Кыш үзенекен итә: авыл юллары тәртиптә булсын өчен эш башланды! Кышкы чорда юлларның кардан вакытында чистартылуы – һәр авыл өчен мөһим мәсьәлә. Бу уңайдан Исэнсеф авыл җирлегендә дә эшкә керештеләр. Үзара салым программасы кысаларында авыл юлларын кардан чистарта башладылар. Бу эш авыл халкының көндәлек тормышын җиңеләйтүгә, юлларда йөрүне уңайлырак һәм куркынычсызрак итүгә юнәлдерелгән. 🤝 Үзара салымның көче дә шунда: бергәләп хәл ителгән мәсьәләләр авыл тормышын тагын да яхшырта. 💬 Сезнең авылда кышкы юлларны чистарту эше ничек оештырылган? Юлларның вакытында кардан арындырылуы сезнең өчен дә мөһимме? Фото - Исәнсеф авыл җирлегеннән. #МөслимРайоны #АвылТормышы #ҮзараСалым