🌨️ 8 ноябрь сынамышлары: кыш нинди булыр? Халык сынамышларына караганда, 8 ноябрьдә кар яуса һәм салкын булса, яз соң килер. Ә көн җылы, җепшек торса, кыш йомшак булыр. Әгәр сулыклар боз белән капланырга ашыкмаса, тотрыклы салкыннар ноябрь ахырында гына көтелә. Халык сынамышларының никадәр дөрескә туры килүен вакыт күрсәтер. Күзәтик, көтик! ❄️🌨️ Римма Афзалова фотосы. #сынамышлар #халыккүзәтүләре