Празднование Дня народного единства в Муслимском районе с фестивалем, ярмаркой и соревнованиями

Регионы и городавчера

Постов: 4Каналов: 1315

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города4 ноября 2026

Мәдәният йортында халыкара бердәмлек көненә багышлап "Бердәмлектә көч, татулыкта киләчәк" исемле бильярд ярышы узды. Ярышта Мөслим, Симәк авыл җирлегенең бильярд сөючеләре катнашты. Ярыш дүрт сәгать ярым дәвам итте. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урында - Кашапов Фәһеметдин, Ризванов Рамил (Мөслим); 2 урында - Әхмәтҗанов Гаяз, Хатбуллин Таһир (Мәллә, Мөслим); 3 урында Салихҗанов Гаяз, Вәлиев Илдархан (Симәк, Краснояр). Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар, катнашкан һәрбер уенчыга бү...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города5 ноября 2026

МӨСЛИМ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ – РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ! Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге мәртәбәле мәдәни чарада Мөслим районының өч иҗат коллективы – «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле, Мизгел» бию ансамбле, «АссА» бию коллективы фестиваль лауреаты исеменә лаек булды! Райондашларыбызның бу уңышы – милли мәдәниятебезне са...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города4 ноября 2026

Бүген Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе булды. Сәүдәгәрләр ит, балык, каз, бал, колбаса, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шулай ук кием-салым, аяк киемнәре дә киң ассортиментта тәкъдим ителде. Халык күпләп ит, бәрәңге алды. Итнең килограммын 650-750 сумга алырга була иде. Самара алмаларының чиләген 400 сумнан саттылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлауларын җиткерде. Үзешчәннәр дәртле җырлар бүләк итте. Бу көнне 14 яше тулга...

  • 1
Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера

Мөслимдә балалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган нард уены буенча триатлон турнирына йомгак ясалды 2–5 ноябрь көннәрендә мәктәптән тыш эш үзәгендә нард уены буенча өч көнлек зур турнир узды. Ярышларны районы хакимияте, мәктәптән тыш эш үзәге һәм Россия Нард федерациясе оештырды. Яшь спортчыларга үзләренең логик фикерләү сәләтен генә түгел, сабырлыкларын һәм чыдамлыкларын да күрсәтергә туры килде. Катнашучылар өч төрле дисциплинада – озын нард, кыска нард һәм блиц-спринтта тугыз т...