Празднование Дня народного единства в Муслимском районе с фестивалем, ярмаркой и соревнованиями

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города6 ноября 2026, 16:28

Мөслимдә балалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган нард уены буенча триатлон турнирына йомгак ясалды 2–5 ноябрь көннәрендә мәктәптән тыш эш үзәгендә нард уены буенча өч көнлек зур турнир узды. Ярышларны районы хакимияте, мәктәптән тыш эш үзәге һәм Россия Нард федерациясе оештырды. Яшь спортчыларга үзләренең логик фикерләү сәләтен генә түгел, сабырлыкларын һәм чыдамлыкларын да күрсәтергә туры килде. Катнашучылар өч төрле дисциплинада – озын нард, кыска нард һәм блиц-спринтта тугыз тур уйнадылар. Турнирның Халыклар бердәмлеге көненә багышлануы да символик мәгънәгә ия. Интеллектуаль уеннар төрле буын кешеләрен берләштерә, яшьләрдә ихтыяр көче һәм максатчанлык тәрбияли. Соңгы йөрешкә кадәр киеренке көрәш Призлы урыннар өчен көрәш бик кызу барды. Турнир нәтиҗәләре буенча өч катнашучы 8әр очко җыйды. Җиңүчеләрне билгеләү өчен өстәмә Бухгольц коэффициенты исәпкә алынды. I урын – Самат Гыйзетдинов; II урын – Максим Шауберт; III урын – Булат Нәбиев. Һәр катнашучы игътибар үзәгендә Оештыручылар билгеләп үткәнчә, интеллектуаль спортта җиңелүчеләр булмый. Финалга кадәр барып җиткән һәр балага татлы бүләк һәм катнашучы сертификаты тапшырылды. Сертификатта күренекле шахматчы Хосе Рауль Капабланканың тәҗрибәнең кадерен белүгә багышланган канатлы сүзе дә урын алган. Кызлар арасында катнашкан Сөмбел Закирова һәм Камилла Шакирова да аерым мактауга лаек. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да яңа уңышлар, җиңүләр һәм кызыклы партияләр телибез. Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе Мөслимдә балалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган нард уены буенча триатлон турнирына йомгак ясалды 2–5 ноябрь көннәрендә мәктәптән тыш эш үзәгендә нард уены буенча өч көнлек зур турнир узды. Ярышларны районы хакимияте, мәктәптән тыш эш үзәге һәм Россия Нард федерациясе оештырды. Яшь спортчыларга үзләренең логик фикерләү сәләтен генә түгел, сабырлыкларын һәм чыдамлыкларын да күрсәтергә туры килде. Катнашучылар өч төрле дисциплинада – озын нард, кыска нард һәм блиц-спринтта тугыз тур уйнадылар. Турнирның Халыклар бердәмлеге көненә багышлануы да символик мәгънәгә ия. Интеллектуаль уеннар төрле буын кешеләрен берләштерә, яшьләрдә ихтыяр көче һәм максатчанлык тәрбияли. Соңгы йөрешкә кадәр киеренке көрәш Призлы урыннар өчен көрәш бик кызу барды. Турнир нәтиҗәләре буенча өч катнашучы 8әр очко җыйды. Җиңүчеләрне билгеләү өчен өстәмә Бухгольц коэффициенты исәпкә алынды. I урын – Самат Гыйзетдинов; II урын – Максим Шауберт; III урын – Булат Нәбиев. Һәр катнашучы игътибар үзәгендә Оештыручылар билгеләп үткәнчә, интеллектуаль спортта җиңелүчеләр булмый. Финалга кадәр барып җиткән һәр балага татлы бүләк һәм катнашучы сертификаты тапшырылды. Сертификатта күренекле шахматчы Хосе Рауль Капабланканың тәҗрибәнең кадерен белүгә багышланган канатлы сүзе дә урын алган. Кызлар арасында катнашкан Сөмбел Закирова һәм Камилла Шакирова да аерым мактауга лаек. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да яңа уңышлар, җиңүләр һәм кызыклы партияләр телибез. Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города4 ноября 2026
Празднование Дня народного единства в Муслимском районе с фестивалем, ярмаркой и соревнованиями

Мәдәният йортында халыкара бердәмлек көненә багышлап "Бердәмлектә көч, татулыкта киләчәк" исемле бильярд ярышы узды. Ярышта Мөслим, Симәк авыл җирлегенең бильярд сөючеләре катнашты. Ярыш дүрт сәгать ярым дәвам итте. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урында - Кашапов Фәһеметдин, Ризванов Рамил (Мөслим); 2 урында - Әхмәтҗанов Гаяз, Хатбуллин Таһир (Мәллә, Мөслим); 3 урында Салихҗанов Гаяз, Вәлиев Илдархан (Симәк, Краснояр). Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар, катнашкан һәрбер уенчыга бү...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города5 ноября 2026
Празднование Дня народного единства в Муслимском районе с фестивалем, ярмаркой и соревнованиями

МӨСЛИМ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ – РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ! Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге мәртәбәле мәдәни чарада Мөслим районының өч иҗат коллективы – «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле, Мизгел» бию ансамбле, «АссА» бию коллективы фестиваль лауреаты исеменә лаек булды! Райондашларыбызның бу уңышы – милли мәдәниятебезне са...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города4 ноября 2026
Празднование Дня народного единства в Муслимском районе с фестивалем, ярмаркой и соревнованиями

Бүген Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе булды. Сәүдәгәрләр ит, балык, каз, бал, колбаса, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шулай ук кием-салым, аяк киемнәре дә киң ассортиментта тәкъдим ителде. Халык күпләп ит, бәрәңге алды. Итнең килограммын 650-750 сумга алырга була иде. Самара алмаларының чиләген 400 сумнан саттылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлауларын җиткерде. Үзешчәннәр дәртле җырлар бүләк итте. Бу көнне 14 яше тулга...

  • 1