Мөслим лицеенда Әниләр көне уңаеннан «Мама. Перезагрузка» исемле чара узды. Әниләр осталык дәресләрендә катнашты, фитнес-аэробика белән шөгыльләнде һәм бачата биеде. Гөлнара Галиәхмәтова өйдә маникюр ясау ысулларын күрсәтте, тырнакларны һәм кул тиресен карау буенча киңәшләр бирде. Эльвира Гәрәева һәр катнашучыга көндәлеккә, мәҗлескә һәм бәйрәмгә яулыкны мөселманча бәйләү ысулларын күрсәтте. Тина Аракелян чәчне тиз генә матур итеп җыю һәм аны карау серләре белән уртаклашты, ә Айгөл Галиева бәйрәм өчен чәчне бөдрәләргә өйрәтте. Регина Шәйхетдинова йөз һәм кул тиресен карауның төп алымнары белән таныштырды. Чулпан Латыйпова ыргак белән кечкенә уенчык бәйләргә өйрәтте һәм күргәзмәдә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Индира Абдуллина белән Гүзәл Закирова мунчала бәйләү серләрен ачты. Наилә Нәбиева дәресендә әниләр беләзек үрде, ә Ләйсән Яхина белән мамыктан биләүле курчаклар ясады. Рәссам Эльмира Галиева белән катнашучылар каһвә ярдәмендә рәсем ясап, китап кыстыргычлары әзерләде. Нурсинә Смелова исә бал исе килеп торган балавыз шәмнәр ясарга өйрәтте. Айгөл Ситдыйкова җитәкчелегендә әниләр музыка астында фитнес-аэробика күнегүләре ясады. Хореограф Ксения Нәбиева белән бачата адымнарын өйрәнделәр. Әниләр көне уңаеннан «Самостоятельные дети» отряды активистлары «Сәламәт әни – сәламәт бала» акциясен дә үткәрде. Римма Афзалова фотолары. Мөслим лицеенда Әниләр көне уңаеннан «Мама. Перезагрузка» исемле чара узды. Әниләр осталык дәресләрендә катнашты, фитнес-аэробика белән шөгыльләнде һәм бачата биеде. Гөлнара Галиәхмәтова өйдә маникюр ясау ысулларын күрсәтте, тырнакларны һәм кул тиресен карау буенча киңәшләр бирде. Эльвира Гәрәева һәр катнашучыга көндәлеккә, мәҗлескә һәм бәйрәмгә яулыкны мөселманча бәйләү ысулларын күрсәтте. Тина Аракелян чәчне тиз генә матур итеп җыю һәм аны карау серләре белән уртаклашты, ә Айгөл Галиева бәйрәм өчен чәчне бөдрәләргә өйрәтте. Регина Шәйхетдинова йөз һәм кул тиресен карауның төп алымнары белән таныштырды. Чулпан Латыйпова ыргак белән кечкенә уенчык бәйләргә өйрәтте һәм күргәзмәдә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Индира Абдуллина белән Гүзәл Закирова мунчала бәйләү серләрен ачты. Наилә Нәбиева дәресендә әниләр беләзек үрде, ә Ләйсән Яхина белән мамыктан биләүле курчаклар ясады. Рәссам Эльмира Галиева белән катнашучылар каһвә ярдәмендә рәсем ясап, китап кыстыргычлары әзерләде. Нурсинә Смелова исә бал исе килеп торган балавыз шәмнәр ясарга өйрәтте. Айгөл Ситдыйкова җитәкчелегендә әниләр музыка астында фитнес-аэробика күнегүләре ясады. Хореограф Ксения Нәбиева белән бачата адымнарын өйрәнделәр. Әниләр көне уңаеннан «Самостоятельные дети» отряды активистлары «Сәламәт әни – сәламәт бала» акциясен дә үткәрде. Римма Афзалова фотолары.