Благотворительные ярмарки и мероприятия в честь Дня матери в гимназии Муслим

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города25 ноября 2026, 07:40

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә «Дөнья әнидән башлана» дип аталган концерт узды 24 ноябрьдә сәнгать мәктәбенең төрле бүлекләрендә белем алучы балалар Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясады. Сәхнәдә җырлар яңгырады, хор, фортепиано һәм баян дуэтлары чыгыш ясады, балалайкада ялгыз номер башкарылды. Театр сәнгате бүлеге укучылары әниләргә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Аларның чыгышы кичәнең аеруча дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды. Концертны «Мирас» вокаль-инструменталь ансамбле тәмамлады. Ансамбль чыгышы бәйрәмгә дәрт һәм яңача яңгыраш өстәде. Укучылар үз осталыкларын күрсәтте, чыгышларын әниләренә багышлады. Концерт аша алар әниләренә яратуларын һәм рәхмәтләрен җиткерде. Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә «Дөнья әнидән башлана» дип аталган концерт узды 24 ноябрьдә сәнгать мәктәбенең төрле бүлекләрендә белем алучы балалар Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясады. Сәхнәдә җырлар яңгырады, хор, фортепиано һәм баян дуэтлары чыгыш ясады, балалайкада ялгыз номер башкарылды. Театр сәнгате бүлеге укучылары әниләргә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Аларның чыгышы кичәнең аеруча дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды. Концертны «Мирас» вокаль-инструменталь ансамбле тәмамлады. Ансамбль чыгышы бәйрәмгә дәрт һәм яңача яңгыраш өстәде. Укучылар үз осталыкларын күрсәтте, чыгышларын әниләренә багышлады. Концерт аша алар әниләренә яратуларын һәм рәхмәтләрен җиткерде. Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Благотворительные ярмарки и мероприятия в честь Дня матери в гимназии Муслим

Мөслим гимназиясендә хәйрия ярминкәсе узды Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да мәктәпләр әлеге игелекле чарага теләп кушылды. Мөслим гимназиясе укучылары ярминкәгә тырышып әзерләнгән. Өстәлләргә әниләр өйдә пешергән тәм-томнар, кибеттән алынган ризыклар һәм балалар үз куллары белән ясаган әйберләр куелды. Аларны укучылар да, укытучылар да теләп сатып алды. Ярминкәдән җыелган акча гимназиядә белем алучы, сәламәтлек мөмки...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Благотворительные ярмарки и мероприятия в честь Дня матери в гимназии Муслим

🍽️ Мөслим гимназиясе ашханәсендә бүген нәрсә пешерәләр? Беренче чиректә, пешекчеләр җитмәү сәбәпле, гимназия укучылары күбесенчә ботка белән тукланды. Бу хәл әти-әниләрне борчуга салды. Хәзер хәл ничек? Укучыларга нинди ризыклар тәкъдим итәләр? «Мөслим-информ»ның иҗат төркеме гимназия ашханәсендә булып кайтты. ▶️ Тулырак Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеодасында карагыз.

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Благотворительные ярмарки и мероприятия в честь Дня матери в гимназии Муслим

Мөслим лицеенда Әниләр көненә багышланган үзенчәлекле чара оештырдылар. Биредә әниләр төрле темага осталык дәресләре үткәрәләр. Кул эшләренә оста булган хезмәттәшебез Наилә Нәбиева да бүген кызларга кул бавы - беләзек бәйләргә өйрәтәчәк. Мөслим лицеенда Әниләр көненә багышланган үзенчәлекле чара оештырдылар. Биредә әниләр төрле темага осталык дәресләре үткәрәләр. Кул эшләренә оста булган хезмәттәшебез Наилә Нәбиева да бүген кызларга кул бавы - беләзек бәйләргә өйрәтәчәк.