Мөслим гимназиясендә хәйрия ярминкәсе узды Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да мәктәпләр әлеге игелекле чарага теләп кушылды. Мөслим гимназиясе укучылары ярминкәгә тырышып әзерләнгән. Өстәлләргә әниләр өйдә пешергән тәм-томнар, кибеттән алынган ризыклар һәм балалар үз куллары белән ясаган әйберләр куелды. Аларны укучылар да, укытучылар да теләп сатып алды. Ярминкәдән җыелган акча гимназиядә белем алучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә тотылачак. 5 нче «А» сыйныфы җитәкчесе Гөлшат Солтанова эштән соң вакыт табып ярминкәгә әзерләнүдә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Мондый чаралар балаларны бердәм булырга, янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга һәм ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Йөрәк җылыбызны мулдан өләшик! Лилия Шәймиева репортажы. Мөслим гимназиясендә хәйрия ярминкәсе узды Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да мәктәпләр әлеге игелекле чарага теләп кушылды. Мөслим гимназиясе укучылары ярминкәгә тырышып әзерләнгән. Өстәлләргә әниләр өйдә пешергән тәм-томнар, кибеттән алынган ризыклар һәм балалар үз куллары белән ясаган әйберләр куелды. Аларны укучылар да, укытучылар да теләп сатып алды. Ярминкәдән җыелган акча гимназиядә белем алучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә тотылачак. 5 нче «А» сыйныфы җитәкчесе Гөлшат Солтанова эштән соң вакыт табып ярминкәгә әзерләнүдә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Мондый чаралар балаларны бердәм булырга, янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга һәм ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Йөрәк җылыбызны мулдан өләшик! Лилия Шәймиева репортажы.