🎭 Театр берләштерә! Тугаш авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» үзешчән театр коллективы районкүләм театр айлыгы кысаларында тамашачыларга Таһир Закировның «Яучылар» исемле комедиясен тәкъдим итте. Үзешчән артистларның сәхнәдәге чыгышы, образларны оста гәүдәләндерүләре һәм юморга бай спектакль тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Авыл мәдәниятен үстерүгә, театр сәнгатен саклауга һәм халыкка рухи ял бүләк итүгә үз өлешләрен керткән коллективка алга таба да иҗади уңышлар телибез! Фотолар - район мәдәният йортыннан. #мәдәният 🎭 Театр берләштерә! Тугаш авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» үзешчән театр коллективы районкүләм театр айлыгы кысаларында тамашачыларга Таһир Закировның «Яучылар» исемле комедиясен тәкъдим итте. Үзешчән артистларның сәхнәдәге чыгышы, образларны оста гәүдәләндерүләре һәм юморга бай спектакль тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Авыл мәдәниятен үстерүгә, театр сәнгатен саклауга һәм халыкка рухи ял бүләк итүгә үз өлешләрен керткән коллективка алга таба да иҗади уңышлар телибез! Фотолар - район мәдәният йортыннан. #мәдәният