Йөрәктән – йөрәккә Мөслим районы Вәрәшбаш авыл клубында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батыр йөрәкле уллар үстергән әти-әниләре белән «Йөрәктән – йөрәккә» дип исемләнгән җылы очрашу кичәсе узды. Яугир егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган очрашуда күңелләрнең иң нечкә кылларына кагыла торган моңлы җырлар яңгырады. Һәр чыгышта – ана йөрәгенең сагышы, баласына булган мәхәббәте, якты өметләр чагылыш тапты. Кичә ихлас, җылы мохиттә үтте. Барлык яугир егетләребезгә дә исәнлек-саулык, көч-куәт телибез. Һәр ана үзенең газиз баласын туган нигезендә исән-имин күрешү бәхетенә ирешсен! Фотолар - Вәрәшбаш авылы клубыннан. Йөрәктән – йөрәккә Мөслим районы Вәрәшбаш авыл клубында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батыр йөрәкле уллар үстергән әти-әниләре белән «Йөрәктән – йөрәккә» дип исемләнгән җылы очрашу кичәсе узды. Яугир егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган очрашуда күңелләрнең иң нечкә кылларына кагыла торган моңлы җырлар яңгырады. Һәр чыгышта – ана йөрәгенең сагышы, баласына булган мәхәббәте, якты өметләр чагылыш тапты. Кичә ихлас, җылы мохиттә үтте. Барлык яугир егетләребезгә дә исәнлек-саулык, көч-куәт телибез. Һәр ана үзенең газиз баласын туган нигезендә исән-имин күрешү бәхетенә ирешсен! Фотолар - Вәрәшбаш авылы клубыннан.