Балалар милли кием бизәкләре белән танышты Тойгелде авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен халык йолаларына һәм милли киемгә багышланган мавыктыргыч чара уздырды. Үткәннәр белән бүгенгене тоташтырган тылсымлы җеп йомгагы балаларны бизәкләр дөньясына алып керде. Балалар табигый тукымаларны тотып карады, милли киемнәрдәге бизәкләрне өйрәнде һәм әби-бабаларыбызның киемнәрендәге орнаментларның ни турында «сөйләвен» белде. Милли киемнәрдә туган ягыбызның, милләтебезнең тарихы саклана. Ә сезнең гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән милли киемнәр бармы? Фотолар – Тойгелде мәдәният йортыннан. #Мөслим #Тойгелде #мәдәният #милликием Балалар милли кием бизәкләре белән танышты Тойгелде авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен халык йолаларына һәм милли киемгә багышланган мавыктыргыч чара уздырды. Үткәннәр белән бүгенгене тоташтырган тылсымлы җеп йомгагы балаларны бизәкләр дөньясына алып керде. Балалар табигый тукымаларны тотып карады, милли киемнәрдәге бизәкләрне өйрәнде һәм әби-бабаларыбызның киемнәрендәге орнаментларның ни турында «сөйләвен» белде. Милли киемнәрдә туган ягыбызның, милләтебезнең тарихы саклана. Ә сезнең гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән милли киемнәр бармы? Фотолар – Тойгелде мәдәният йортыннан. #Мөслим #Тойгелде #мәдәният #милликием