#бакчачыга Уңышны казып алу вакыты сортка һава шартларына бәйле булса да, яшелчәләрне көзге суыкларга кадәр алып бетерергә кирәк. Түбәндә — кыш буе витаминнарны югалтмас өчен иң отышлы ысуллар. Кишер Вакыт: Иртә өлгерешле сортлар — 3 айдан соң, уртача сортлар (мәсәлән, «Нантская 4», «Шантанэ») майда утыртылган булса, август ахыры-сентябрь башында казыла. Туфрак туңганчы алырга кирәк. Белгечләр киңәше: Туфракта артык озак тотмагыз. Кишер картаеп, үзәге агачлана, ярыла һәм черүгә китә. Яфраклар саргая башлагач та казып алыгыз, корыган сабаклары барлыкка килүен көтәргә кирәкми. Саклау температурасы: 0...+2 Ысуллар: Полиэтилен капчык: Берсенә 5 кг салып, авызын бәйлиләр, тишекләр тишәләр (4 айга кадәр саклый). Ком: Тишекләре юк әрҗәгә катламлап (кишер + дымлы ком) тутыралар. Тамыразыклар бер-берсенә тимәскә тиеш. Зур капчык/әрҗә: Өстенә 10 см пычкы чүбе сибәләр. Игътибар: Суган белән куярга ярамый (суган кибетә), бәрәңге янына да куймагаз (аның газы кишерне йомшартачак). Фото: Татар-информ
Тыкву в меню: рецепты блюд и полезные советы
Похожие посты
- ❤ 146
- 👍 70
- 🥰 12
- 🤡 5
- 👎 3
- 💊 2
- ❤ 26
- 😁 19
- 🤡 5
- 👍 3
- ❤ 35
- 👍 15
- 💘 1
- 👍 37
- ❤ 9
- 💯 7
- 🥰 4
- 🤔 3
- ❤ 27
- 😁 15
- 👍 3
- 💯 1
- ❤ 16
- 👍 1
- 😁 8
- ❤ 3
- 👍 1
- ❤ 9
- 👍 2
- ❤ 16