РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Иске Карамалы мәдәният йортында урнашкан 2010 санлы сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 629 сайлаучы теркәлгән. 14.00 сәгатькә биредә 217 сайлаучы тавыш биргән. “Сайлаучылар бик актив. Авылыбызның шәфкать туташлары тавыш бирергә килүчеләргә гриппка каршы вакцинация ясарга тәкъдим итә. Теләге булган сайлаучылар, тавыш биргәч, вакцинация ясата. Участокта полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Шулай ук иҗтимагый палата һәм партияләрдән дә күзәтүчеләр эшли”, – ди сайлау комиссиясе рәисе Әнисә Биктимерова. Әнисә Биктимерова фотолары. #сайлаулар2026 РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Иске Карамалы мәдәният йортында урнашкан 2010 санлы сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 629 сайлаучы теркәлгән. 14.00 сәгатькә биредә 217 сайлаучы тавыш биргән. “Сайлаучылар бик актив. Авылыбызның шәфкать туташлары тавыш бирергә килүчеләргә гриппка каршы вакцинация ясарга тәкъдим итә. Теләге булган сайлаучылар, тавыш биргәч, вакцинация ясата. Участокта полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Шулай ук иҗтимагый палата һәм партияләрдән дә күзәтүчеләр эшли”, – ди сайлау комиссиясе рәисе Әнисә Биктимерова. Әнисә Биктимерова фотолары. #сайлаулар2026