Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 сентября 2026, 07:22

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүнең беренче көнендә район буенча 7304 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 50 проценттан артыгы сайлауларда үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән дигән сүз. Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматлар буенча, сайлаучылардан тавыш бирү барышына кагылышлы мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр яисә нинди дә булса гаризалар кабул ителмәгән. Тавыш бирүнең икенче көне дә башланып китте. Барлык сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итә башладылар. Фәридә Гайнетдинова. Римма Афзалова фотосы. #сайлаулар2026 Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүнең беренче көнендә район буенча 7304 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 50 проценттан артыгы сайлауларда үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән дигән сүз. Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматлар буенча, сайлаучылардан тавыш бирү барышына кагылышлы мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр яисә нинди дә булса гаризалар кабул ителмәгән. Тавыш бирүнең икенче көне дә башланып китте. Барлык сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итә башладылар. Фәридә Гайнетдинова. Римма Афзалова фотосы. #сайлаулар2026

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Мөслим интернат-йортында яшәүчеләр сайлауда актив катнаштылар! 18 сентябрь көнне Мөслим интернат-йортында яшәүчеләрнең гаризалары нигезендә бинадан читкә чыкмыйча тавыш бирү мөмкинлеге оештырылды. Сайлаучылар янына 1985 нче участок сайлау комиссиясе рәисе, участок сайлау комиссиясе секретаре, ирекле халык дружинасы һәм полиция хезмәткәре составындагы төркем килде. Интернатта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә уңайлы шартларда гражданлык бурычларын үтәп, сайлауларда тавыш бирделәр. Комиссия ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города18 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Иске Карамалы мәдәният йортында урнашкан 2010 санлы сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 629 сайлаучы теркәлгән. 14.00 сәгатькә биредә 217 сайлаучы тавыш биргән. “Сайлаучылар бик актив. Авылыбызның шәфкать туташлары тавыш бирергә килүчеләргә гриппка каршы вакцинация ясарга тәкъдим итә. Теләге булган сайлаучылар, тавыш биргәч, вакцинация ясата. Участокта полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Шулай ук...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города18 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

Районда РФ Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 24 проценты, ягъни 3496 сайлаучы тавыш бирде. Тавыш бирү тыныч шартларда, сайлаучыларның активлыгы белән дәвам итә. Ф.Гайнетдинова. #сайлаулар2026

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города18 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Яңа Усы мәдәният йортында урнашкан 2006 санлы сайлау участогында тавыш бирү актив төстә бара Участокта тавыш бирү башлану вакытына 277 сайлаучы теркәлгән. 14.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 36 проценты тавыш бирергә өлгергән. “Сайлаучылар күтәренке кәеф белән килә. Алдагы елларда да илебездә тынычлык, матур тормыш дәвам итсен дип тавышларын бирәләр”, – ди 2006 санлы сайлау участогы комиссиясе секретаре Лариса Петрова. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Лариса Петрова фотосы. ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города20 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Баланлы авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1991 санлы сайлау участогына Баланлы һәм Чия-Түбә авыллары керә. Сайлаулар башлану вакытына участок буенча 195 сайлаучы теркәлән. 17.00 сәгатькә 174 сайлаучы тавыш биргән. - Авылдашларыбыз сайлауларда һәрвакыт актив катнашалар, бердәм булып киләләр. Бу сайлауларда да алар бик актив. Бүген авылыбызның ин өлкән сайлаучысы Әссәр ага Нигъмәтуллин үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Без аны юбилее белән котладык, Әссәр ага ил-көннәребез тыныч,...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүнең икенче көне дәвам итә. Көндезге 12.00 сәгатькә район буенча барлыгы 9754 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 66,9 проценты. Барлык сайлау участокларында тавыш бирү тыныч һәм оешкан төстә үтә. Сайлаучларга тавыш бирү өчен участок сайлау комиссияләре членнары барлык мөмкинлекләрне тудыралар. Фәридә Гайнетдинова. #сайлаулар2026

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Гыйлем — кешене бизи Мөслим гимназиясенең 6 «В» сыйныфы укучылары «Нур» мәчетендә кунакта булдылар. Очрашу әхлак дәресе кысаларында оештырылды. "Марсель хәзрәт укучыларга гыйлем алуның әһәмияте, белемле кешенең җәмгыятьтәге урыны турында вәгазь сөйләде. Әңгәмә барышында балалар да актив катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, төрле фикерләргә җаваплар таптылар. Эльмира ханым исә укучылар өчен махсус мастер-класс әзерләгән иде. Анда кешенең иң зур сыйфатларының берсе булган акыл,...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города18 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Мөслим районы территориясендә 30 сайлау участогы эшли. Аларның 5се Мөслим районы үзәгендә урнашкан. Тавыш бирү башлану вакытына район буенча 14564 сайлаучы теркәлде. Иртәнге 10.00 сәгатькә 1205 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 8.3 процентын тәшкил итә. Тавыш бирүнең барышын Иҗтимагый палата һәм партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән күзәтүчеләр күзәтә. Сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре кизү тора. Фәридә Гайнетдинова. #сайлаулар2026

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города18 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Районның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов гражданлык бурычын Мөслимдә үтәде. Ул Мөслим лицее бинасында урнашкан 1987 санлы сайлау участогында тавыш бирде. #сайлаулар2026 Районның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов гражданлык бурычын Мөслимдә үтәде. Ул Мөслим лицее бинасында урнашкан 1987 санлы сайлау участогында тавыш бирде...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 сентября 2026
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

16–18 сентябрь көннәрендә бер төркем райондашларыбыз «Татарстан — яңа гасыр» республика җәмәгать хәрәкәте оештырган «Мөмкинлекләр – 2026» яшьләр форумында катнашты. Форум кысасында яшьләр сәясәтенең актуаль юнәлешләре буенча дискуссияләр һәм мастер‑класслар узды, яшьләр белән эшләүнең эффектив практикаларын карап чыктылар һәм үзара эшләүнең яңа форматлары тәкъдим ителде. Мондый чараларда катнашу коллегалар тәҗрибәсен үзләштерүгә һәм иң яхшыларын үз җирлегеңдә куллануга мөмкинлек бирә. Фото – М...