Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города10 ноября 2026, 15:03

Осталыкның чиге юк! Иҗатка өйрәтүче үзе дә һәрчак эзләнә, өйрәнә, илһам туплый. 9 ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә узган иҗади очрашуда катнашты. Кунак — В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты доценты, Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең атказанган рәссамы Олег Александрович Леонов. Очрашу кысаларында рәсем, нәкыш һәм композиция буенча осталык дәресләре үтте. Танылган рәссамнан өйрәнү, аның эш алымнары белән танышу — һөнәри осталыкны баету һәм иҗатка яңача карау өчен кыйммәтле мөмкинлек. Мондый очрашуларда тупланган тәҗрибә укучылар белән дәресләрдә дә яңа идеяләргә юл ача! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният Осталыкның чиге юк! Иҗатка өйрәтүче үзе дә һәрчак эзләнә, өйрәнә, илһам туплый. 9 ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә узган иҗади очрашуда катнашты. Кунак — В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты доценты, Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең атказанган рәссамы Олег Александрович Леонов. Очрашу кысаларында рәсем, нәкыш һәм композиция буенча осталык дәресләре үтте. Танылган рәссамнан өйрәнү, аның эш алымнары белән танышу — һөнәри осталыкны баету һәм иҗатка яңача карау өчен кыйммәтле мөмкинлек. Мондый очрашуларда тупланган тәҗрибә укучылар белән дәресләрдә дә яңа идеяләргә юл ача! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

🇷🇺 «Мөслим тугайлары» ансамбле – Мәскәү сәхнәсендә! Бүген, 9 ноябрь көнне, Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театрында «Халык сәнгатенең йолдызлары. Күпмилләтле Россия» дип аталган зур гала-концерт уза. Татарстан данын әлеге мәртәбәле чарада "Мөслим тугайлары" атказанган халык фольклор ансамбле яклый. 1986 елда оешкан коллектив инде күп еллар дәвамында татар халкының җыр-моңын, милли традицияләрен саклап, тамашачыларга җиткерә. Ансамбль 1990 елда Бакуда узган фольклор коллективларының ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

МӨСЛИМНЕҢ 13 ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЫ – «БЕЗ БЕРГӘ» ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АРАСЫНДА! Казанда «Без бергә» республика фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чара Татарстаныбызның талантларга никадәр бай булуын тагын бер кат раслады! Республиканың төрле районнарыннан килгән катнашучыларны берләштергән бәйрәм иҗат, дуслык һәм бердәмлек рухында үтте. Иң сөенечлесе – Мөслим районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 13 иҗат коллективы фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары булды! Бу – укучыларыбызның т...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

«БЕЗ БЕРГӘ!»: МӨСЛИМ ПЕДАГОГЛАРЫ ТӨБӘКАРА ФОРУМДА КАТНАШТЫ 7 ноябрь көнне Лаеш шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Без бергә!» төбәкара форумы узды. Әлеге чара Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 200дән артык педагогны берләштерде. Форумда укучыларга тәрбия бирүнең заманча алымнары, сыйныф коллективлары белән эшләүнең нәтиҗәле ысуллары һәм бердәм тәрбия мохите булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Педагоглар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мөслим районы данын форумда Олы Чакма...