Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города9 ноября 2026, 12:13
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

МӨСЛИМНЕҢ 13 ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЫ – «БЕЗ БЕРГӘ» ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АРАСЫНДА! Казанда «Без бергә» республика фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чара Татарстаныбызның талантларга никадәр бай булуын тагын бер кат раслады! Республиканың төрле районнарыннан килгән катнашучыларны берләштергән бәйрәм иҗат, дуслык һәм бердәмлек рухында үтте. Иң сөенечлесе – Мөслим районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 13 иҗат коллективы фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары булды! Бу – укучыларыбызның тырышлыгы, осталыгы, иҗатка мәхәббәте һәм аларны зур сәхнәгә әзерләгән педагогларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе! Талантлы укучыларыбызны һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Яңа иҗади үрләр, якты сәхнәләр, дәртле чыгышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез! Мөслим талантлары белән горурланабыз! Бергә булганда – без көчле! Фото – район мәгариф идарәсеннән. #Мөслим_мәгарифе #БезБергә #БезнеңГорурлык #МөслимТалантлары

Похожие посты

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города9 ноября 2026
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

🇷🇺 «Мөслим тугайлары» ансамбле – Мәскәү сәхнәсендә! Бүген, 9 ноябрь көнне, Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театрында «Халык сәнгатенең йолдызлары. Күпмилләтле Россия» дип аталган зур гала-концерт уза. Татарстан данын әлеге мәртәбәле чарада "Мөслим тугайлары" атказанган халык фольклор ансамбле яклый. 1986 елда оешкан коллектив инде күп еллар дәвамында татар халкының җыр-моңын, милли традицияләрен саклап, тамашачыларга җиткерә. Ансамбль 1990 елда Бакуда узган фольклор коллективларының ...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города9 ноября 2026
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

«БЕЗ БЕРГӘ!»: МӨСЛИМ ПЕДАГОГЛАРЫ ТӨБӘКАРА ФОРУМДА КАТНАШТЫ 7 ноябрь көнне Лаеш шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Без бергә!» төбәкара форумы узды. Әлеге чара Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 200дән артык педагогны берләштерде. Форумда укучыларга тәрбия бирүнең заманча алымнары, сыйныф коллективлары белән эшләүнең нәтиҗәле ысуллары һәм бердәм тәрбия мохите булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Педагоглар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мөслим районы данын форумда Олы Чакма...

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и городавчера
Достижения и участие творческих коллективов и педагогов из Муслимского района в различных мероприятиях

Осталыкның чиге юк! Иҗатка өйрәтүче үзе дә һәрчак эзләнә, өйрәнә, илһам туплый. 9 ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә узган иҗади очрашуда катнашты. Кунак — В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты доценты, Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең атказанган рәссамы Олег Александрович Леонов. Очрашу кысаларында рәсем, нәкыш һәм композиция буенча осталык дәресләре үтте. Танылган рәссамнан өйрәнү, а...