Ике һөнәрне дә бертигез ярата идем, әмма икесен берьюлы үзләштереп булмаслыгы көн кебек ачык. Шуңа жирәбә үткәрдем. Бабакайның бүреген алдым да шуның эченә, берсенә – “мед”, икенчесенә “пед” дип язып, ике кәгазь салдым. Күзләрне йомып, бер кәгазьне алдым, “пед” дигән язулысы чыкты. 50 еллык педагогик стажы булган укытучы турында тулырак "Авыл утлары" газетасының 2 октябрь саныннан укыгыз. Фото – Ә.Галиуллинаның шәхси архивыннан.
- 1