🌽 «Август-Мөслим» ашлык кукурузын җыюга кереште «Август-Мөслим» җәмгыяте басуларында ашлык кукурузын җыю эшләре башланды. Быел әлеге басуда уңыш мулдан көтелә: кукурузның уңдырышлылыгы гектарыннан 125 центнерны тәшкил итә. Бу — игенчеләрнең тырыш хезмәте, җирне нәтиҗәле эшкәртү һәм агротехник чараларны вакытында башкару нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта төп бурыч — үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм амбарларга кайтару. 🌾 Басу-кырларда эш кайный! Игенчеләргә уңышлы хезмәт, һава шартларының уңай торуын телибез! Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. #Мөслим #АвгустМөслим #АвылХуҗалыгы #Уңыш2026
Архангельская область увеличивает посевы кукурузы для животноводства
Похожие посты
- 😁 1
- ❤ 1