Рафил Нуретдинов хуҗалыгында көзге бодай басулары яшеллеккә күмелгән. Быел чәчү эшләре биредә үзенчәлекле техника – EURO комплектациясендәге «Агратор Анкер-12200» чәчү комплексы ярдәмендә башкарылган. Әлеге заманча агрегат – «Агромастер» җитешетерү компаниясенең беренче клиентына компания җитәкчесе Илгиз Исламов тарафыннан тапшырылган бүләк. «Агратор Анкер-12200» җирне алдан эшкәртмичә, турыдан-туры чәчү өчен кулланыла. No-till дип аталган әлеге технология туфрак өслегендә үсемлек калдыкларын сакларга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле Туфракта дым һәм туклыклы матдәләр яхшырак саклана Җир эрозиядән зыян күрми Туфрактагы биологик активлык арта, уңыш өчен уңай шартлар туа 12,2 метр киңлектә эшләүче комплекс урып-җыюдан соң калган камыл өстенә төгәл итеп орлык чәчү мөмкинлеге бирә. Рафил Нуретдинов хуҗалыгы – заманча технологияләрне авыл хуҗалыгында нәтиҗәле куллануның матур үрнәге. Фотолар һәм – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. Рафил Нуретдиновка хезмәт уңышлары, басуларыннан мул уңыш җыеп алуын телибез! Ә сезнеңчә, мул уңыш алу өчен кайсысы мөһимрәк: заманча техникамы, әллә игенченең тәҗрибәсеме? Фото һәм мәгълүмат – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы Рафил Нуретдинов хуҗалыгында көзге бодай басулары яшеллеккә күмелгән. Быел чәчү эшләре биредә үзенчәлекле техника – EURO комплектациясендәге «Агратор Анкер-12200» чәчү комплексы ярдәмендә башкарылган. Әлеге заманча агрегат – «Агромастер» җитешетерү компаниясенең беренче клиентына компания җитәкчесе Илгиз Исламов тарафыннан тапшырылган бүләк. «Агратор Анкер-12200» җирне алдан эшкәртмичә, турыдан-туры чәчү өчен кулланыла. No-till дип аталган әлеге технология туфрак өслегендә үсемлек калдыкларын сакларга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле Туфракта дым һәм туклыклы матдәләр яхшырак саклана Җир эрозиядән зыян күрми Туфрактагы биологик активлык арта, уңыш өчен уңай шартлар туа 12,2 метр киңлектә эшләүче комплекс урып-җыюдан соң калган камыл өстенә төгәл итеп орлык чәчү мөмкинлеге бирә. Рафил Нуретдинов хуҗалыгы – заманча технологияләрне авыл хуҗалыгында нәтиҗәле куллануның матур үрнәге. Фотолар һәм – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. Рафил Нуретдиновка хезмәт уңышлары, басуларыннан мул уңыш җыеп алуын телибез! Ә сезнеңчә, мул уңыш алу өчен кайсысы мөһимрәк: заманча техникамы, әллә игенченең тәҗрибәсеме? Фото һәм мәгълүмат – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы
Архангельская область увеличивает посевы кукурузы для животноводства
Похожие посты
- 😁 1
- ❤ 1