Минюст предлагает ужесточить условия для осужденных и сократить срок признания уклонистом

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города5 октября 2026, 09:08
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

Җәйге каникул — ял итү генә түгел, хезмәт белән тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә Җәйге каникулны күп кенә балалар лагерьларда, ял итү урыннарында үткәрә. Ә кайбер яшүсмерләр буш вакытын файдалы уздырып, хезмәт куеп акча эшләүне өстен күрә. Кемнәр җәйге чорда эшли ала? Каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашу өчен балага 14 яшь тулган булырга тиеш. Балаларның эшкә урнашу мәсьәләләре белән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мөслим бүлеге шөгыльләнә. Эш вакыты да яшькә карап билгеләнә: • 14–15 яшьлекләр — көненә 4 сәгать; • 15–16 яшьлекләр — 5 сәгать; • 16–18 яшьлекләр — 7 сәгать. 16 яшькә кадәрге балалар атнасына 24 сәгатьтән, 16–18 яшьлекләр 35 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел. Вакытлыча хезмәт килешүе, гадәттә, бер айга төзелә. Эшне дәвам итү теләге булса, эш бирүче белән яңа килешү төзергә мөмкин. Балалар хезмәте өчен түләү ике өлештән тора. Беренчесе — хезмәт хакы. Икенчесе — 2650 сум күләмендәге матди ярдәм. Ул Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге аша түләнә. Быел районда 60 баланы эшкә урнаштыру бурычы куелган булса, Мөслим бүлеге аша инде 66 яшүсмер эшкә урнашкан. Аларның күбесе «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» җәмгыятендә хезмәт куйган. «Электр челтәрләре» җәмгыяте, Түбән Табын һәм Иске Карамалы авыл җирлекләре дә яшүсмерләргә эш урыннары тәкъдим иткән. Яшүсмерләр, нигездә, территорияләрне тәртипкә китерү, чәчәкләр үстерү һәм төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Баланың җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашырга теләге булса, әти-әниләр район мәшгульлек бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны «Россия эше» бердәм цифрлы порталы аша электрон рәвештә җибәрергә мөмкин. Моның өчен РФ Дәүләт хезмәтләрендә баланың расланган исәп язмасы булырга тиеш. Эшләү — яшүсмер өчен беренче хезмәт тәҗрибәсе, җаваплылык һәм финанс грамоталылыгы мәктәбе. Иң мөһиме — эшнең баланың яшенә туры килүе һәм хезмәт законнары таләпләренең үтәлүе. Фото – ясалма фәһем. #МөслимИнформ #ҖәйгеКаникул #ХезмәтТәрбиясе #Яшүсмерләр #Мәшгульлек

Похожие посты

RusNews ⭕️@rusnewsПолитика и властьвчера
Минюст предлагает ужесточить условия для осужденных и сократить срок признания уклонистом

Минюст предлагает ужесточить правила для осуждённых, сократить срок признания уклонистом до 10 суток и разрешить увольнять осуждённых к принудительным работам Минюст подготовил поправки в Уголовно-исполнительный кодекс. На это обратил внимание проект «Слово защите». Срок признания уклонистом для условно осуждённых, осуждённых к ограничению свободы и получивших отсрочку предлагают сократить с 30 до 10 суток, если они уклоняются от контроля, обязанностей или лечения от наркомании. Осуждённых к ...

  • 37
  • 10
  • 3
  • 1
Великий Новгород - Свободный Информационный Портал@freeportalvnРегионы и городавчера
Минюст предлагает ужесточить условия для осужденных и сократить срок признания уклонистом
  • Фото поста канала  Великий Новгород - Свободный Информационный Портал

В новгородской трудинспекции рассказали о правилах приёма подростков на работу Право заключать трудовой договор появляется с 16 лет, но в отдельных ситуациях работать можно и раньше В первую очередь работодатель обязан учитывать возраст, от него зависят и продолжительность рабочего времени, и порядок оформления трудовых отношений. Например, 15-летний подросток допускается к лёгкому труду, который не угрожает его здоровью. Если он ушёл из школы до получения основного общего образования либо прод...

  • 3
  • 2