1986 санлы сайлау участогында иртәдән үк яшьләр актив тавыш бирә Сайлау көнендә 1986 санлы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык күзәтелә. Бирегә үз гражданлык позициясен белдерергә яшь укытучылар, спортчылар һәм яшь гаиләләр килә. Аеруча яшьләрнең сайлауларда актив катнашуы игътибарга лаек. Алар арасында тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашучылар да бар. Беренче сайлау тәҗрибәсен истә калдыру өчен, аларга сайлау участогында кечкенә бүләкләр дә әзерләнгән. Римма Афзалова. #Сайлаулар2026