"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!" бәйгесенә килгән 10 нчы язма белән таныштырабыз. Аны безгә Мөслим урта мәктәбенең 2 нче "Б" сыйныфы укучысы Илина Нуриева.Әни диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, hич ярамый "Әни" сүзен таптарга. Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлыйсым килә. Минем әниемнең исеме Алинә. Ул – бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә булышам, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша, аңламаган сорауларыма да сабыр гына жавап таба. Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием мине hәр кичне назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Әнием, мин сине бик нык яратам.
Участники конкурса сочинений о матери из гимназии и средней школы
Похожие посты
- ❤ 1