"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!" бәйгесенә килгән 11 нче язма белән таныштырабыз. Аны безгә Мөслим гимназиясенең 2 нче В сыйныфы укучысы Сабина Ханова җибәргән. "Әниемне мин бик яратам. Ул Ләйсән исемле. Бик матур һәм тырыш. Әнием Чаллы шәһәрәндә яши һәм атна саен минем янга кайта. Мин еш кына әнием янына кунакка барам. Без аның белән паркларда, кибеттә йөрибез. Ул миңа тәмле күчтәнәчләр, матур киемнәр ала. Мин дә әниемә булышам. Без аның белән матур киемнәр тегәбез, курчаклар ясыйбыз. Әнием миңа гомер биргән, мин шуңа күрә аңа бурычлы".
- 1