Мөслим яңалыкларын кайдан беләсез?Кемдер иртән чәй янына «Авыл утлары» яки «Сельские огни» газетасын ала. Кемдер юлда Мөслим радиосын тыңлый, кичен Мөслим телевидениесе чыгарылышын карый. Ә кемдер район яңалыкларын «Мөслим-информ» сайтыннан укый яки социаль челтәрләрдәге видеолардан белә.Бүген, 26 ноябрьдә, Бөтендөнья мәгълүмат көне билгеләп үтелә. Бу датаны 1992 елда узган Халыкара мәгълүматлаштыру форумы белән бәйлиләр. Ул елларда читтә яшәүче якташларыбыз туган авылындагы яңалыкларны еш кына хаттан яки телефон аша белгән. Хәзер исә авыл бәйрәменнән видеоны ерактагы туганнарыңа берничә секунд эчендә җибәреп була.Кайчак хәбәр сезнең берегездән башлана. Берәү авылында булган вакыйга турында редакциягә яза, икенчесе гаилә альбомындагы иске фотосурәт белән уртаклаша. Ә бер фотодан кайчак бөтен бер авыл тарихы ачыла.Ә сез бүген Мөслим турында беренче хәбәрне кайдан белдегез? Комментарийларда языгыз.
Отмечается Всемирный день информации и его восприятие в России
Похожие посты
- 😁 7
- 🤣 4
- 🤯 4
- 😱 4
- 👀 3
- 👍 3