Мөслим кызы — «АПКда хатын-кызлар» бәйгесенең финалында! Хезмәттә уңган, үз эшенең остасы булган хатын-кызлар һәрвакыт игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Бүген без районыбыз вәкиле белән горурланабыз! «Туган як – Родные края» агрофирмасы» ҖЧҖнең баш бухгалтер урынбасары Фәрхетдинова Ләйсән Гыйльметдин кызы Бөтенроссия «АПКда хатын-кызлар» бәйгесенең төбәк этабында «Суперхатын-кыз» номинациясендә III урын яулады һәм бәйгенең федераль финалына чыкты! Чиратта - яңа сынау. Ләйсән Гыйльметдин кызы федераль дәрәҗәдә җиңү өчен көрәшә! Җиңүчеләр «Алтын көз-2026» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак форумда билгеле булачак. Әлеге чара хатын-кызларның агросәнәгать тармакларын һәм авыл территорияләрен үстерүгә керткән өлешенә багышлана. Ләйсән Гыйльметдин кызына уңышлар телибез! Районыбыз данын лаеклы яклап, финалдан җиңү белән кайтуын телибез! Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #МөслимИнформ #Мөслим #АПКтаХатынКызлар #АлтынКөз2026
Педагог Салехарда посвятила 38 лет музыке и воспитанию детей
Похожие посты
- ❤ 5
- ❤ 3
- 👏 2
- 🎉 1