Күнекмәләр һәм тәҗрибә җитмәү сәбәпле, питбайкларда йөрү яшүсмерләр өчен бик куркыныч. Яшүсмерләр еш кына шлемсыз һәм башка төр экипировкадан башка йөри. Бу исә, егылганда, җәрәхәтләнү, имгәнү мөмкинлеген арттыра. Питбайкларда фаралар, борылышлар һәм арткы күренеш көзгеләре, гомуми файдаланудагы юлларда имин йөрү өчен кирәкле башка элементлар юк. Шул ук вакытта питбайкта тизлек тиз арта: сәгатенә 50 километрдан 120 километрга кадәр җитәргә мөмкин. Яктырту чаралары һәм көзгеләр булмау сәбәпле питбайк йөртүче юлда күренми. РФ Җинаятьләр кодексының 151.2 маддәсе нигезендә, балигъ булмаган балаларны куркыныч гамәлләргә тарткан өчен 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Россиядә мондый беренче очрак узган елның көзендә теркәлде. – Без үткәргән рейдларда төп максат – җәза түгел, кисәтү. Әмма гамәлләр саны арткан саен, хокукый җаваплылык та кырыслана. Балалар иминлеге мәсьәләсе быел яңа дәрәҗәгә күтәрелде һәм җаваплылыкның да күпкә кырысрак төре билгеләнде. Узган ел балигъ булмаган балалар катнашында 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларның берсе үлем белән тәмамланды, 40 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Күпчелек очракта мототехниканы балаларга әти-әниләре алып биргән. Төп проблемаларның берсе – питбайкны гади мотоцикл белән бутау. Питбайкта һәм эндуро техникасында олы юлларда йөрергә ярамый, алар спорт мәйданчыклары өчен генә каралган. Шуңа карамастан, Мөслим урамнарында питбайкларда йөрүчеләр аз түгел. Бу юл-транспорт фаҗигаләре куркынычын арттыра. Узган атнада булган фаҗигадә яшүсмернең исән калуы – могҗиза! Бу хәл башкаларга сабак булсын иде! Әти-әниләрне тагын бер кат уйланырга чакырам: балаларыгызны кайгыртсагыз, аларга мототранспорт алмагыз! – дип искәртә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Фото: Татар-информ #иминлек
Несовершеннолетние лихачи на питбайках: ГИБДД усиливают контроль и наказания
Похожие посты
- ❤ 35
- 🤯 24
- 🙏 22
- 😁 12
- 🤮 8
- 😢 8
- 🤬 14
- 🥴 6
- ✍ 2
- 😱 2
- ❤ 1
- 🙏 1
- 🤬 10
- 🤣 5
- 🤡 3
- 👍 12
- 🤡 4
- 👀 1
- ❤ 1
- ❤ 2
- 👍 2