«ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ!» – РӘСЕМНӘР БӘЙГЕСЕНӘ КУШЫЛ! Дуслыкның төсе нинди? Ә бердәмлекне рәсемдә ничек сурәтләр идең? «Мөслим-информ» Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Дуслык белән көчле без!» исемле рәсемнәр бәйгесе игълан итә! Рәсем ясарга яратасыңмы? Хыялларыңны ак кәгазьгә төшерергә ашык! Бәлки, нәкъ менә синең иҗат җимешең иң күп тавыш җыяр! Кемнәр катнаша ала? 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге барлык иҗади балалар! Нәрсә ясарга? Рәсемнәрдә төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, татулыкны, бердәмлекне чагылдырырга кирәк. Иҗатыңа ирек бир! МӨҺИМ ДАТАЛАР: - 4 ноябрьгә кадәр – рәсемнәрне кабул итү. - 5–8 ноябрь – сайтта тавыш бирү. - 9 ноябрь – җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү. Бәйгенең тулы нигезләмәсе: [https://muslumirc.ru/contest/soldatta-bulgan-dilar] Әти-әниләр, әби-бабайлар! Балаларыгызга, оныкларыгызга бәйгедә катнашырга ярдәм итеге! Бәлки, сезнең гаиләдә булачак танылган рәссам үсәдер?! Дуслар, әлеге хәбәрне танышларыгызга да җибәрегез! Бәйгебездә мөмкин кадәр күбрәк яшь рәссам катнашсын! Дуслык безне берләштерә, иҗат безне якынайта! #МөслимИнформ #ДуслыкБеләнКөчлеБез #РәсемнәрБәйгесе #ХалыкларБердәмлегеКөне
- 1