25 октябрьдә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә Айрат Закиров “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында машина йөртүче булып эшли. Быел аның фотосурәте районның Мактау тактасына куелды. – Айрат Закиров – оешмабызның универсаль егетләренең берсе. Аның уңайлы маршрутлар таба белүе һәм вакыт белән нәтиҗәле идарә итү сәләте оешманың җитештерүчәнлеген арттырырга, чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Коллектив тормышында да Айрат актив катнаша. Ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булуы белән хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Айрат үз эшен яратып башкара. Үз эшенең остасы буларак, яшьләргә дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, – ди “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фаит Шәйморзин. Бүген тормышны автотранспорт чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Айратның техникасы һәрвакыт эшкә әзер. Ул, ерак араларны якын итеп, Азнакай, Сарман һәм башка якын-тирә районнардан, авыллардан кооперативка сөт ташый. Мөслим егете Айрат Закировка – 46 яшь, машина йөртү стажы – 20 елдан артык. “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли башлавына да 10 елдан артык вакыт үткән. – Без яшь чакта шофер абруйлы һөнәр санала иде. Техниканы һәрвакыт карап, төзәтеп торырга кирәк, шулай булганда гына ул үз эшен яхшы башкарачак. Рейстан кайткач та машинаны карап чыгам, җитешсезлекләре булса, тизрәк төзәтәм. Ремонтта яткан чаклар да була. Хәзер техника яңа, парк яңарды, бар нәрсә дә – электроника. Яңа машинада йөрү күңелле һәм җайлы! Иске машиналарның гына ватыла торган гадәте бар иде, хәзер алай түгел, – ди Айрат. Айратның бар эшкә дә кулы ята. Нинди төр техниканы иярләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара ул. Шофёр булгач, ерак юлларга чыгарга, командировкаларга да барырга да туры килә. Сөтне вакытында илтеп тапшырырга кирәк! Кышкы бураннарда да төнге өчтән үк чыгып китә ул. “Эшне яратып, күңел биреп башкарганда гына нәтиҗәсе була. Техника сынатмый, юлда ватылып калган булмады. Хәвеф-хәтәрсез, имин юллар насыйп булсын! Өйдәгеләр хәерле юл теләп озатып калгач, юлым гел уңа, – ди Айрат Закиров. Фото – Айрат Закировның шәхси архивыннан.
Поздравления работников автомобильного и городского пассажирского транспорта с профессиональным праздником
Похожие посты
- 👍 182
- 🤡 38
- 👎 6
- ❤ 162
- 🤝 28
- 👍 20
- 🎉 13
- 👎 6
- 🍾 4
- ❤ 120
- 🙏 36
- 😍 11
- 🤣 3
- ❤ 117
- 🙏 35
- 😍 11
- 🤣 3
- ❤ 73
- 👍 45
- 👏 15
- 👎 13
- 🙏 3
- 🤯 1
- 👍 81
- ❤ 23
- 👎 5
- 🙏 5
- 🔥 1
- ❤ 175
- 👍 52
- 🤝 33
- 🔥 15
- 😁 15
- 🌚 3
Ну и с праздником, дамы и господа! Быть автомобилистом, все дороже и дороже, но… Мы пока держимся!!!
- 👍 558
- 🔥 87
- 😁 21
- 🤮 5