Өч нәни кунакка килгән! Бүген Мөслим район ветеринария берләшмәсенә өч йоркшир терьеры килгән. Йонлач батырлар планлы прививка ясаткан. Һәркайсының ветеринария паспортына яңа тамга салганнар! Нәни дусларыбыз турында кайгырту әнә шундый кечкенә гамәлләрдән башлана. Фото – Мөслим районы ветеринария берләшмәсеннән.