15 сентябрь Урман көне буларак билгеләп үтелде. Урман — табигатьнең иң зур хәзинәләренең берсе. Ул һаваны чистарта, җәнлекләр һәм кошлар өчен яшәү урыны булып тора, ә безгә җәйге эсседә күләгәсе, көзен гүзәллеге белән шатлык бүләк итә. Мөслим районында урманнар 26 мең гектар мәйданны били. Аларны саклау һәм яңарту буенча ел дәвамында күләмле эшләр башкарыла. Быел урманнарны яңарту максатында 10 гектарда чыршы үсентеләре утыртылган. Язгы-җәйге чорда 40 гектарга якын мәйдан корыган агачлардан чистартылган. Урман полосаларында 45 километр озынлыкта минерализация үткәрелгән. — Урманны саклау — ел әйләнәсендә дәвам итә торган эш. Быел да агачларны яңарту, территорияләрне чистарту һәм урманнарны янгыннан саклау юнәлешендә эшләр башкарылды, — ди Минзәлә урман хуҗалыгының Мөслим урманчылыгы участогы урманчысы Рафил Асылгәрәев. Урманчылар юл буйларындагы полосаларны даими чистарта, корыган агачларны һәм чүп-чарны җыя. Бу эштә өмәләрнең дә әһәмияте зур. Ә урман яңадан үссен өчен орлык та кирәк. Мөслим урманчылыгында ел саен каен орлыгы, имән чикләвеге һәм нарат күркәсе җыела. Быел инде 20 килограмм каен орлыгы әзерләнгән. Имән чикләвеге җыю дәвам итә — аның күләме 150 килограммнан артып китәр дип көтелә. Нарат күркәсен октябрьдә җыя башлаячаклар. Урманны торгызу максатында Яңа Усы урманчылыгы питомнигында каен, чыршы һәм нарат үсентеләре үстерелә. 3–10 октябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узачак. Акция кысаларында республикада 200 гектардан артык мәйданда төрле агач үсентеләре утырту планлаштырыла. Мөслимлеләр дә бу игелекле эштән читтә калмаячак. Быел районда 5 меңнән артык каен утырту көтелә. Акциядә район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм мәктәп укучылары да катнашачак. Бер үсенте — бер агач. Бер агач — киләчәк буыннар өчен зур бүләк. Урманга кергәндә аны чиста тотыйк, агачларга сак карашта булыйк, табигатьне үзебездән соң да матур итеп калдырыйк. Фото – ясалма фәһем. #МөслимИнформ #УрманКөне #Мөслим #ТабигатьнеСаклыйк #УрманныСаклыйк
- 1