Участок инспекторын нинди чакта ярдәмгә чакыралар? Күршеләр арасында чыккан бәхәсне җайга салырга, авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм итәргә, өлкәннәргә телефон аша алдаучылардан саклану юлларын аңлатырга — болар барысы да участок инспекторының көндәлек эше. 17 ноябрь — Участок инспекторлары көне. Хөрмәтле участок инспекторлары, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хәлдә калган кешеләр мөрәҗәгать иткәндә, сез аларны тыңлыйсыз, низагларны җайга салырга булышасыз, кирәк чакта тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләсез. Мөслим районы халкының иминлеге өчен башкарган хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм кешеләргә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәтегездә уңышлар телибез. Һәр кизүегез тыныч узсын, өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Һөнәри бәйрәм уңаеннан район үзәгендә хезмәт куючы өлкән участок инспекторы, полиция майоры Вячеслав Ильясов белән сөйләштек. Ул эчке эшләр органнарында 16 нчы елын хезмәт куя.Вячеслав Ильясов бу һөнәрне ни өчен сайлаган? Кайчак аңа ни өчен психолог та, киңәшче дә булырга туры килә? Бу хакта газетабызда чыгачак мәкаләбездә укыгыз. Лилия Шәймиева фотосы.
Празднование Дня участковых уполномоченных полиции и других событий 17 ноября
Похожие посты
- ❤ 56
- 🫡 38
- 🤡 1
- 👍 1
- 👏 17
- 🤔 16
- 👌 9
- 🙏 6
- ❤ 2
- ❤ 58
- 🎉 12
- 😱 10
- 👍 5
- 😁 1
- 🫡 1
- 👍 34
- 🫡 15
- 🔥 4
- ❤ 3
- 🙏 1
- 🤔 1
- 👍 17
- ❤ 5
- 🫡 1
- ❤ 7
- 🥱 3
- 👍 2
- 👍 22
- ❤ 10
- 👏 2
- 🥴 1