"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк" бәйгесенә килгән 18 нче язманы безгә Айсылу Закирова юллаган. "Мин, Закирова Айсылу, Мөслим лицееның 3нче а сыйныфында укыйм. Минем әнием – иң матур әни. Аның исеме дә бик матур – Лилия. Ул балалар бакчасында пешекче булып эшли. Әнием техникум һәм институт бетерде. Күп кенә һөнәрләр остасы ул. Хәтта флорист булып та эшләде. Нинди генә чәчәк бәйләмнәре ясамый ул. Минем өчен әнием – иң якын кешем, дустым, терәгем! Бәхетле бул, әнием! Мин сиңа охшарга телим!" Игътибар! Нигезләмә буенча, бәйгегә язмалар кабул итү төгәлләнде. Нәтиҗәләрне җомга көнне игълан итәбез.