Сроки и условия получения детских пособий в конце декабря

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города19 ноября 2026, 15:04
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

2026 елның декабренә кайбер балалар пособиеләрен вакытыннан алда – гыйнварда түгел, ә декабрь ахырында күчерәчәкләр. Бу акчаны банк хисапларына алучыларга кагыла. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте. Күчерү гадәти график буенча 3, 5 һәм 8 гыйнварда килергә тиешле түләүләргә кагылачак. Аерым алганда, вакытыннан алда 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләүләр, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие күчереләчәк. Моннан тыш, декабрь ахырында өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү керәчәк. Вакытыннан алда акча эшләүче ата-аналар да алачак, аларга яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие каралган. Гыйнвар пособиеләре февральдә гадәти график буенча киләчәк. Депутат ачыклык керткәнчә, пенсия һәм балалар пособиеләрен түләү даталары аерылырга мөмкин, шуңа күрә алучыларга конкрет түләү расписаниесенә йөз тотарга кирәк. Пособиеләрне почта аша алучыларга үз бүлекчәләрендә илтү графигын төгәлләштерергә кирәк. Төбәк түләүләре даталары шулай ук конкрет ведомство расписаниесенә бәйле. Фото – "Татар-информ".

Похожие посты

Комсомольская правда: KP.RU@truekpruНовости и СМИвчера
Сроки и условия получения детских пособий в конце декабря
  • Фото поста канала Комсомольская правда: KP.RU

Россиянам напомнили, когда ждать детских пособий в декабре и какие выплаты придут раньше Семьи, получающие детские пособия на банковскую карту, получат выплаты за декабрь в конце года — речь о тех, что по обычному графику должны были поступить 3, 5 и 8 января 2027 года. напомнил депутат Госдумы Алексей Говырин. ✔️По обычному графику 3 января Соцфонд должен перечислить единое пособие на детей до 17 лет и беременным женщинам, пособие по уходу за ребенком до полутора лет неработающим родителям, а...

  • 15
  • 7
  • 1
  • 1