Работы учеников гимназии для конкурса сочинений о матерях

Мөслим-информ / Муслюмово@muslumircРегионы и города17 ноября 2026, 08:34
  • Фото поста канала  Мөслим-информ / Муслюмово

"Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!" бәйгесенә килгән 7 нче язма белән таныштырабыз. Аны безгә Мөслим гимназиясенең 2 нче "В" сыйныфы укучысы Ралина Хәсәншина җибәргән. "Минем әнием Фәнисә исемле. Ул «Итле» кафесында эшли. Минем әнием бик тә тыйнак, ярдәмчел һәм уңган. Ул миңа һәрвакытта да киңәшләрен бирә, акыллы булырга өйрәтә. Әнием безне бик ярата, ул безнең өчен бөтен тырышлыгын куя. Ул бик тә кыю. Авырлыклар килсә дә әнием куркып калмый. Бар нәрсәне үз кулына алып, ерып чыга. Мин әниемә гел ярдәм итәргә тырышам, кечкенә энемне карыйм, өйләр җыештырам. Әнием эштән арып кайтуга чәй әзерләп торам. Мин әниемне төгәл, юмарт, кыю булганы өчен яратам".