🌷 Хәерле иртә, дуслар! Бүген Россиядә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Кадерле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез — гаиләбезнең терәге, тормышыбызның олы хәзинәсе. Сезнең акыллы киңәшләрегез, күңел җылыгыз, тормыш тәҗрибәгез безнең өчен һәрчак кадерле. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, һәр көнегезне шатлык һәм сөенеч белән үткәрергә язсын! Өегездә һәрвакыт җылылык, муллык һәм бәрәкәт булсын. Йөзегездән елмаю, күңелегездән яшәү дәрте китмәсен! ❤️ Өлкәннәр көне белән! Бәйрәмегез мөбарәк булсын! 🌸 Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
- 1