2027 ЕЛДАН РАЙОН ГАЗЕТАСЫ ЯҢА ФОРМАТТА ЧЫГАЧАК! Бер газета – ике телдәге яңалыклар! «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мөслим-информ» директоры Римма Афзалова район хакимиятендә узган киңәйтелгән утырышта вакытлы матбугатка язылу кампаниясе турында сөйләде һәм район газетасын көткән үзгәрешләр белән таныштырды. 2027 елдан нәрсәләр үзгәрәчәк? Район газетасы «Авыл утлары» исеме белән татар һәм рус телләрендә басылачак. Газетаның төп өлеше 12 биттән торачак: 8 бите – татарча, 4 бите – русча. Өстәмә рәвештә 4 битле «Атна вакыйгалары» кушымтасы да булачак. Димәк, укучыларыбыз атна саен 16 битлек газета алачак! Ни өчен район газетасына язылырга кирәк? Чөнки район газетасы – ул үзебезнең тормыш! Авылыбыздагы яңалыклар, күршеләребезнең уңышлары, балаларыбызның җиңүләре, якташларыбызның язмышлары – боларның барысы да аның битләрендә урын ала. 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе инде башланды! Кадерле райондашлар! Үзебезнең газетадан аерылмыйк! «Авыл утлары» киләсе елда да һәр йортның көтеп алынган кунагы булсын! Ә сез район газетасына язылдыгызмы инде? Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Рассмотрение и обсуждение проектов региональных и муниципальных бюджетов на 2027 год
Похожие посты
- 🤔 3
- ❤ 2
- 🙈 20
- ❤ 8
- 😁 7
- 🤔 1
- 😈 1
- 🤩 1
- 🤡 19
- ❤ 4
- 💩 2
- 👎 42
- ❤ 12
- 👍 5
- 👎 49
- 🤬 11
- 👍 10
- 🤡 9
- ❤ 3
- 🤪 2
- 👍 5
- ❤ 3
- 😁 3
- 👎 13
- ❤ 5
- 👍 2
- 👌 1