Хөрмәтле мөслимлеләр, күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр!Транспорт чараларын кую кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. Автомобильләрне газоннарда, тротуарларда һәм ишегалды юлларында калдыру тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Бу таләпләр районның бөтен территориясендә, шул исәптән күпфатирлы һәм шәхси йортлар яны участокларында да гамәлдә.Кагыйдә бозган өчен штрафлар Автомобильне газонда калдырган өчен — 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр штраф (ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.17 маддәсе). Автомобильне тротуарда калдырган өчен — 1 000 сум штраф (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.19 маддәсенең 3 нче өлеше). Янгын сүндерү техникасы хәрәкәтенә комачаулаган өчен — 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсенең 1 нче өлеше).Тиешсез урында калдырылган автомобильләр газоннарны боза, җәяүлеләргә уңайсызлык тудыра, ашыгыч ярдәм машиналарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм кар чистарту техникасына юлны капларга мөмкин. Кышын бу һәркайсыбызның иминлегенә кагыла.Кагыйдә бозу очракларын фотога һәм видеога төшерәләр. Әлеге материаллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Дәүләт автоинспекциясенә һәм административ комиссияләргә тапшырыла.Автомобильләрегезне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга чакырабыз. Әйдәгез, ишегалларыбызны чиста тотыйк, күршеләребезнең иминлеген кайгыртыйк!Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. Хөрмәтле мөслимлеләр, күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр!Транспорт чараларын кую кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. Автомобильләрне газоннарда, тротуарларда һәм ишегалды юлларында калдыру тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган. Бу таләпләр районның бөтен территориясендә, шул исәптән күпфатирлы һәм шәхси йортлар яны участокларында да гамәлдә.Кагыйдә бозган өчен штрафлар Автомобильне газонда калдырган өчен — 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр штраф (ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.17 маддәсе). Автомобильне тротуарда калдырган өчен — 1 000 сум штраф (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.19 маддәсенең 3 нче өлеше). Янгын сүндерү техникасы хәрәкәтенә комачаулаган өчен — 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсенең 1 нче өлеше).Тиешсез урында калдырылган автомобильләр газоннарны боза, җәяүлеләргә уңайсызлык тудыра, ашыгыч ярдәм машиналарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм кар чистарту техникасына юлны капларга мөмкин. Кышын бу һәркайсыбызның иминлегенә кагыла.Кагыйдә бозу очракларын фотога һәм видеога төшерәләр. Әлеге материаллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Дәүләт автоинспекциясенә һәм административ комиссияләргә тапшырыла.Автомобильләрегезне махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга чакырабыз. Әйдәгез, ишегалларыбызны чиста тотыйк, күршеләребезнең иминлеген кайгыртыйк!Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Самые высокие штрафы за нарушение правил дорожного движения в Узбекистане
Похожие посты
- ❤ 22
- 👎 6