Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны күңелле хәбәрдән башлыйбыз. Сәнгать мәктәбендә эшләп килүче «МИрас» ансамбле һәм яшь башкаручылар «БикаФест»та призлы урыннар яулады «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбленең өлкәннәр төркеме һәм автор-башкаручы Ринат Мәкъсутов XXV республикакүләм «БикаФест» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. Фестивальнең музыка юнәлеше буенча нәтиҗәләре «Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә - II урын – Ринат Мәкъсутов һәм Самир Кадыйров - III урын – Айсылу Гараева һәм Адель Мөбәрәков «Җыр башкаручы иң яхшы коллектив» номинациясендә - II урын – «МИрас» ансамбленең өлкән төркеме - III урын – «МИрас» ансамбленең уртанчы төркеме Ансамбльне Гөлназ Йосыпова җитәкли. Коллективларга һәм ялгыз башкаручыларга бүләкләр, фотосессиягә һәм осталык дәресләренә сертификатлар, Казан театрларына билетлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Яшь башкаручыларны һәм аларның җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алда яңа чыгышлар һәм җиңүләр көтсен! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #Мөслим #мәдәният #БикаФест Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны күңелле хәбәрдән башлыйбыз. Сәнгать мәктәбендә эшләп килүче «МИрас» ансамбле һәм яшь башкаручылар «БикаФест»та призлы урыннар яулады «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбленең өлкәннәр төркеме һәм автор-башкаручы Ринат Мәкъсутов XXV республикакүләм «БикаФест» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. Фестивальнең музыка юнәлеше буенча нәтиҗәләре «Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә - II урын – Ринат Мәкъсутов һәм Самир Кадыйров - III урын – Айсылу Гараева һәм Адель Мөбәрәков «Җыр башкаручы иң яхшы коллектив» номинациясендә - II урын – «МИрас» ансамбленең өлкән төркеме - III урын – «МИрас» ансамбленең уртанчы төркеме Ансамбльне Гөлназ Йосыпова җитәкли. Коллективларга һәм ялгыз башкаручыларга бүләкләр, фотосессиягә һәм осталык дәресләренә сертификатлар, Казан театрларына билетлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Яшь башкаручыларны һәм аларның җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алда яңа чыгышлар һәм җиңүләр көтсен! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #Мөслим #мәдәният #БикаФест
Успехи воспитанников и преподавателей детских школ искусств на музыкальных конкурсах и фестивалях
Похожие посты
- ❤ 5
- 👍 1