Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларына «Яраткан укытучыма сюрпризлы тартмачык» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрде. Балалар кардмейкинг – гади материаллардан үзенчәлекле бүләкләр ясау алымнарын үзләштерде. Эш барышында кәгазь стаканнар, кайчы, кайнар җилем, атлас тасмалар һәм ялтыравыклы бизәкләр кулланылды. Укучылар һәр тартмачыкка тәм-томнар салып, яраткан укытучыларына җылы теләкләр язылган открыткалар да әзерләде. Үз кулларың белән ясалган бүләк аеруча кадерле, чөнки аңа балаларның тырышлыгы, күңел җылысы һәм ихлас рәхмәт хисләре салынган. Мондый иҗади дәресләр балаларның кул эшләренә кызыксынуын арттыра, фантазиясен үстерә һәм башкаларны сөендерергә өйрәтә. Фотолар – китапханә архивыннан. Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларына «Яраткан укытучыма сюрпризлы тартмачык» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрде. Балалар кардмейкинг – гади материаллардан үзенчәлекле бүләкләр ясау алымнарын үзләштерде. Эш барышында кәгазь стаканнар, кайчы, кайнар җилем, атлас тасмалар һәм ялтыравыклы бизәкләр кулланылды. Укучылар һәр тартмачыкка тәм-томнар салып, яраткан укытучыларына җылы теләкләр язылган открыткалар да әзерләде. Үз кулларың белән ясалган бүләк аеруча кадерле, чөнки аңа балаларның тырышлыгы, күңел җылысы һәм ихлас рәхмәт хисләре салынган. Мондый иҗади дәресләр балаларның кул эшләренә кызыксынуын арттыра, фантазиясен үстерә һәм башкаларны сөендерергә өйрәтә. Фотолар – китапханә архивыннан.
Назначение Татьяны Цветковой начальником Управления театров Москвы
Похожие посты
- ❤🔥 24
- 👍 9
- 👎 2
- ❤ 13
- 🤝 3
- 🔥 2
- 🏆 1
- 💯 1
- 👍 1
- ❤ 9
- 🔥 1
- 🔥 4
- ❤ 3
- ❤ 11
- ✍ 3
- 🔥 3
- 🤷♀ 3
- 👀 3
- 🙏 14
- ❤ 1
- ❤ 1