29 октябрьдә «Яшьлек» спорт мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бадминтон буенча район беренчелеге узды. Ярышларда Уфа, Межгорье, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Мөслимнән 80нән артык спортчы көч сынашты. Мөслим спортчылары лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте! Шәхси беренчелектә: Алия Гарипова (13 яшькә кадәр) – III урын; Марсель Абдуллин (15 яшькә кадәр) – II урын. Парлы уеннарда: 13 яшькә кадәрге кызлар: Алия Гарипова – Зилә Гарипова – III урын. 15 яшькә кадәрге малайлар: Әмин Рәхимов – Рамазан Хәлилов – I урын; Илдан Балтаев – Марсель Абдуллин – II урын. 17 яшькә кадәрге үсмерләр: Рамазан Яхин – Салават Яхин – I урын. Айнур Мәкъсутов «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә махсус грамота белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Яшьлек» спорт мәктәбенең медальләре һәм мактау грамоталары тапшырылды. Спортчыларны һәм аларның тренеры Гөлназ Гыйздуллинаны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр телибез! Фотолар – "Яшьлек" спорт мәктәбеннән. #Мөслим #Яшьлек #Бадминтон #Спорт #Җиңүчеләр #ХалыкларБердәмлегеКөне
Различные спортивные соревнования и мероприятия для молодежи в Ямальском районе
Похожие посты
- 👍 1