Мөслимдә «Күренеп тор!» акциясе уздыЮл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан Мөслимнең үзәк урамында «Күренеп тор!» район акциясе узды. Аның максаты — юл һәлакәтләрен кисәтү һәм җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеген аңлату.Акциядә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, ДАИ бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов, мәктәп укучылары һәм “Карлыгач” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме сабыйлары, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары катнашты.Акциядә катнашучылар авыл халкына һәм кунакларга юл кагыйдәләрен үтәргә, юлда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Аеруча нәни җәяүлеләргә игътибар бирелде. Аларга киемгә яки букчага беркетелгән яктылык кайтаргычның караңгыда йөртүчегә җәяүлене ерактанрак күрергә ярдәм итүен аңлаттылар.Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Фотолар: Лилия Шәймиева, Мөслим гимназиясе. #иминлек Мөслимдә «Күренеп тор!» акциясе уздыЮл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан Мөслимнең үзәк урамында «Күренеп тор!» район акциясе узды. Аның максаты — юл һәлакәтләрен кисәтү һәм җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеген аңлату.Акциядә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, ДАИ бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов, мәктәп укучылары һәм “Карлыгач” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме сабыйлары, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары катнашты.Акциядә катнашучылар авыл халкына һәм кунакларга юл кагыйдәләрен үтәргә, юлда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Аеруча нәни җәяүлеләргә игътибар бирелде. Аларга киемгә яки букчага беркетелгән яктылык кайтаргычның караңгыда йөртүчегә җәяүлене ерактанрак күрергә ярдәм итүен аңлаттылар.Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Фотолар: Лилия Шәймиева, Мөслим гимназиясе. #иминлек
Обучение учителей искусственному интеллекту и получение гранта гимназией в Муслиме
Похожие посты
- ❤ 1