Бүген, 17 ноябрьдә, Кара мәче көне! Бу көнне билгеләп үтү гадәте Италиядән килгән. Аның максаты — кара мәчеләргә бәйле хорафатларны тарату. Ә без кара мәчеләр турында нәрсәләр беләбез? Кара мәченең йоны буй-буй булырга мөмкин. Кайбер кара мәчеләрнең йонында якты утта буй сызыклар күренә. Кечкенә пантерага охшаган мәчеләр дә бар. Бомбей токымын нәкъ менә кечкенә пантерага охшатып чыгарганнар. Бу мәчеләрнең йоны ялтырап торган кара төстә, ә күзләре бакыр төсендә. Кара мәче уңыш китерә дигән ышану да бар. Мәсәлән, Англиядә һәм Япониядә шулай дип саныйлар. Ә сезнең өйдә кара мәче яшиме? Аның фотосын һәм кушаматын комментарийларда калдырыгыз! Фото – ясалма фәһем.
- 1