«Песнәккә – өй» Салкыннар башлангач, кошларга азык табу кыенлаша. Орлык салынган гади генә җимлек тә аларга кышны исән-имин чыгарга булыша. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары беренче ел укучы балалар белән «Песнәккә – өй» исемле чара үткәрделәр. Балалар укытучылары белән бергә агачларга җимлекләр элделәр һәм аларга җим салдылар. Хәзер кошларның салкын көннәрдә җим табар урыны бар. Фотолар – сәнгать мәктәбеннән.
Различные культурные и благотворительные мероприятия в театрах и пансионатах
Похожие посты
- 👌 13
- 🙏 8
- ❤ 5