Мөслим үзәк район хастаханәсендә артериаль гипертензиядән (югары кан басымыннан) интегүче пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Табиб-терапевт Айгөл Фәхертдинова гипертония белән бәйле төп проблемалар һәм көндәлек тормышта кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче гамәли алымнар турында сөйләде. Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Артериаль кан басымы нәрсә ул һәм ни өчен авыру билгеләре барлыкка килгәнне көтмәскә кирәк? Өй шартларында кан басымын ничек дөрес үлчәргә һәм күзәтү көндәлеген ничек алып барырга? Кан басымына нинди факторлар күбрәк йогынты ясый (тоз, тән авырлыгы, хәрәкәт, стресс)? Дарулар белән дәвалауның төп принциплары һәм куркынычсызлык кагыйдәләре. Нинди кисәтүче билгеләр булганда кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк? "Дәреснең гамәли өлешендә пациентларның көндәлек тормышында очрый торган хәлләр тикшерелде, кан басымын дөрес үлчәү буенча кыска күнегүләр үткәрелде. Барлык катнашучыларга да гади һәм аңлаешлы киңәшләр тупланган белешмәлекләр таратылды", - дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән. Фотолар – район үзәк хастанәсеннән. #сәламәтлек
Влияние высокого артериального давления на риск развития инсульта у пожилых людей
Похожие посты
❓Как не допустить повторного инфаркта? Врач назвала обязательные условия - читайте здесь👈
- 🙏 14
- ❤ 3
- 🕊 1
- ❤ 2
- ❤ 1
Врач назвал обязательные действия для профилактики инсульта Источник: #Lenta_ru