🎭 «Театр ул – милли хәзинә» Авыл мәдәният йортларында эшләүче үзешчән театр коллективлары арасында район конкурсы дәвам итә. 14 ноябрь көнне сәхнәгә Яңа Карамалы авылының үзешчән театр коллективы чыкты. Алар тамашачыларга якташыбыз, танылган драматург Фоат Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» комедиясен тәкъдим иттеләр. Үзешчән артистларның сәхнәдәге чыгышы, образларны оста гәүдәләндерүе тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Авыл сәхнәләрендә милли театрыбызның матур традицияләре дәвам итә, яңа талантлар ачыла. Иҗат коллективына алдагы чыгышларында да уңышлар телибез! 👏 Фотолар - район мәдәният йортыннан. #мәдәният 🎭 «Театр ул – милли хәзинә» Авыл мәдәният йортларында эшләүче үзешчән театр коллективлары арасында район конкурсы дәвам итә. 14 ноябрь көнне сәхнәгә Яңа Карамалы авылының үзешчән театр коллективы чыкты. Алар тамашачыларга якташыбыз, танылган драматург Фоат Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» комедиясен тәкъдим иттеләр. Үзешчән артистларның сәхнәдәге чыгышы, образларны оста гәүдәләндерүе тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Авыл сәхнәләрендә милли театрыбызның матур традицияләре дәвам итә, яңа талантлар ачыла. Иҗат коллективына алдагы чыгышларында да уңышлар телибез! 👏 Фотолар - район мәдәният йортыннан. #мәдәният
- 1